Авылдашлар бәйрәм итте

7 июль көнне Таңатар авыл биләмәсенә караган Яңа Шилек авылында беренче тапкыр “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәме үткәрелде. Авылда яшәгән халык та, читтәгеләр дә аны зур әзерлек, түземсезлек белән кµтеп алды.

“Саумысыз, авылдашлар!” – бәйрәмнең исеме үзе үк мәгънәсен әйтеп тора. Бу кµнне читкә китеп ерак җирләрдә яшәүче авылдашлар, туганнар, дуслар очрашты. Кемнәрдер сөенеште, бәгъзеләре күңелләре тулып елашты. Авылдан чыгып китеп  30-40-50 еллап читтә яшәүче шилеклеләр бар да кайтып, бердәнбер урам буеннан-буена машиналар белән тулы иде.

Бәйрәм алдыннан төзекләндерү өмәләре оештырылды. Аларда авыл халкы бердәм катнашты. Урамда үләннәр чабылды, йорт-куралар тәртипкә китерелде, буялды. Шилек авылының күп өлешен олы буын вәкилләре тәшкил итә. Әмма уңган ир-егетләр дә аз түгел. Сәхнә, эскәмия ясау, бизәү эшләрен Айдар һәм Эдгар Хәмидуллиннар, Фидан һәм Ренат Әхкәмовлар, Римма һәм Илнур Сәлимгәрәевлар, Рәлиф Вәлиев, Фәһим Фазылбәковлар, Таңатар авылы мәдәният хезмәткәре Илшат Тµхбәтуллин, авыл Советы водителе Рамил Шәйнуровлар башкарды. Шилек авыл старостасы Әлфия Әхкәмова бәйрәмне оешкан төстә үткәрү өчен янып-көеп йөрде, кулыннан килгәнне барысын да эшләде. Чара алдыннан ике кµн кала авыл урамын гµрләтеп ямь биреп, бәйрәм сөлгеләре, бүләкләр җыюлар да оештырылды.

Бәйрәмне Раушан Исламов уен-көлке, матур җырлары белән оста алып барды. Аның ике улы да җырлар бүләк итте. Ә инде район мәдәният йорты артистлары Светлана һәм Илшат Әхмәтовларның моңлы җырлары халыкны бөтенләй әсир итте. Чараның икенче өлешен Гөлшат Җәләева һәм Рәзилә Хәмәтнуровалар бик матур итеп алып барды. Уеннар, җыр-биюләр, ярышлар көнозыны барды, аларда халык актив катнашып, бүләкләр алды. 

Район хакимиятенең котлау сәламнәрен сәхнәдән Илшат Нуриев һәм Нәрис Хәбибуллин җиткерде. Шилек авылы шәҗәрәсен төзеп алып килгән Әлфис Мөгаллимовның, ветераннар советы рәисе Наил Зариповның тарихи чыгышлары да бик фәһемле булды.

Благовещен шәһәреннән кайткан Гөлшаһидә Вәлиева оештырган Шилек авыл мәктәбе чорыннан саклап алып калынган парта, пилотка, вак буйлы дәфтәр, әлифба һ.б. уку әсбапларыннан кечкенә күргәзмә, 100ләгән фотодан торган фотостенд күпләрне балачак иленә алып кайтты, мәктәп еллары хатирәләрен яңартты, Шилек авылының гөрләп торган чакларын искә төшерде. Ул шулай ук бәйрәмгә әзерләнү вакытында бик күп идеялар биреп, ярдәмләшеп торды.  

Әлбәттә, мондый зур чараларны спонсорлар ярдәменнән башка үткәреп булмый. Аларның барысын да язып бетерерлек түгел. Шунысын әйтәсе килә, Шилек авылы халкы һәм читтә яшәүче якташлар бердәм булуларын янә исбат итте.

Бәйрәм алдыннан юлларны ремонтлау буенча да зур эшләр башкарылды. Район хакимияте игълан иткән “Безнең авыл” программасы кысаларында Шилектә 900 метр озынлыктагы Озерная урамында ике яклап канау ерылып, күтәртелеп, ком-таш җәелде. Бу эшләрне шәхси эшкуар Илфир Гыйлемшин бригадасы җиренә җиткереп, сыйфатлы итеп башкарды. Авыл халкы, читтән кайтучылар аларга һәм төпкел авылларга шундый игътибар күрсәткән район хакимиятенә һәм аның башлыгы Борис Нурисламовка бик рәхмәтле. Шунысын да билгеләргә кирәк, программа таләбе буенча, халык һәм спонсорлар да акчалата өлешләрен кертергә тиеш иде. Кирәк сумма ике көндә җыелып бетте. Зур, матур бәйрәмне оештыруда һәм Озерная урамын ремонтлауда спонсор ярдәме күрсәтүчеләргә авыл Советының рәхмәт хатлары тапшырылды. 

Бәйрәмгә шулай ук мул табыннар әзерләнгән иде. Сый-нигъмәтләрдән өстәлләр сыгылып торды. Пешекчеләр Әлфия Әхкәмова, Эльвира Мәхмүтова, Диларә Сахаутдинова, Чулпан Вәлиевалар бәйрәмгә килүчеләрне тәмле аш, пылау, үлән чәе белән сыйладылар. Шилек авыл халкын якын күреп, Сәет-Көрҗә авылыннан шәхси эшкуарлар  Раушания һәм Рәлиф Солтангалиевлар пылауга бер сарыкны бүләк-күчтәнәч итеп биреп сөендерде.

Кµндез оештырылган бәйрәмнән соң халык тиз генә таралмады. Кичке уенда очрашуны дәвам итәргә сөйләшенгән иде. Бу чара да бик күңелле үтте. Халык бу башлангыч дәвамлы булыр дигән теләктә калды.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей