Авыл, яшьләр һәм эшсезлек

«Илбасарлар бетерә алмаган авылны эшсезлек бетерә» дип яза берәү үзенең социаль битендә. Каты әйткән, әмма хак әйткән: ил буенча глобаль проблемага әйләнгән мәсьәләгә дөрес аңлатма биргән.

Эш кайда булган соң?

Төрле авылларга йөрибез, төрле гаиләләр белән очрашабыз. Олыларда да, яшьләрдә дә бер сүз: авыл җирендә эш юк. Бу бөтенләй юк дигән сүз түгел. Шөкер, хуҗалыкларыбыз эшләп килә. Күпчелек халык анда хезмәт итә. Әмма барысы да ферма яки басуда гына эшли алмый бит. Күпме дипломлы белгеч  дүрт стена арасына эшсез утырырга мәҗбүр. Ялкаулар сүзе бу. Авылда мал карап та менә дигән итеп яшәп була, диләр. Була, әлбәттә. Әмма бит әле күпләрнең үзләштергән һөнәре дә бар. Үз белгечлеге буенча да эшлисе киләдер.

Авыллар,  аның кешеләре, хуҗалыклар бар. Ә эш кайда булган соң? «Авылларның гөрләп торган чаклары булды-ы. Төзелешләр тукталмый иде: әле ферма, әле мәктәп, әле яңа клуб салынды. Сыер гына түгел сарык, дуңгыз, каз, тавык фермалары  тулы куәткә эшләде. Колхоз тәгәрмәннәре, пилорамалары бар иде. Зуррак авылларда  хәтта көнкүреш йортлары да халыкны хезмәтләндерде», -дип әби-бабайларның сөйләгәннәреннән  чыгып үземә җавап бирдем. Болар бит барысы да эш урыннары.

Вахталы гаиләләр

Ир-атларның чит тарафлага эшкә чыгып китүләренә күнегеп беттек инде. Кайберләре күчмә кошлар кебек яз кайталар да, көзгә тагын кәтүмкәләрен асып чыгып китәләр. Хатын балалары белән каңгырап, ялгызы дөнья көтә. «Әтисе бер кайтуында кызыбыз утыра башлаган иде, икенче тапкыр тәпи киткәч кайтты. Укырга кергәнче тагын бер кайтып ураса әйбәт булыр иде», - ди шаяра катыш танышым Гөлназ. Ире ерак себердә бил бөгә.  Яшь гомерләре әрәм: икесе ике якта тилмерә. Ярый ла мәхәббәтләре суынмый, гаиләне саклап кала алсалар. Аз мени «себерле язмышлар»ның аянычлы тәмамланган чакалары.

Үрмәкчедән күрмәкче, хатыннар да хәзер вахта ысулы белән эшләп  йөриләр. Монысы инде тагын да аянычрак. Өстәвенә, гаиләдә  бәләкәй балалар да булса?!

Эшкуарлык чәчәк аткан чорга аяк бастык. Үз эшен ачарга теләүчеләргә яшел ут. Әмма  һәркем кибет ачаламы, крестьян-фермар хуҗалыгы булдыраламы? Районда алар берничә генә.

Яшьләр чынлап ялкаумы?

«Яшьләр хәзер ялкау. Алар безнең кебек авырлык күрмәгән, ач-ялангач йөрмәгән, үсмер чактан авыр эшкә җигелмәгән. Юкка зарланалар. Бер дигән яшәргә була авылда да», -ди  яшьләрне  шелтәләп 82 яшьлек  Зәйтүнә әби. Эх, Зәйтүнә әбекәем, заман башка, зар башка шул. Яшьләрне  ялкау дип әйтергә һич телем әйләнми. Бер-берсеннән калышмый, ак көнләшү белән үҗәтләнеп, кредитларга чумып кала кебек йортлар тергезәләр, балаларын кып итеп карыйлар, җәмгыять эшләрендә актив катнашалар. Андый-мондый хәл генә тумасын, иманым камил, ил чакырса, билләренә каеш тагып, бүген чыгып китәләр. Ни эшлисең, акча дөнья тоткасына әйләнгәч, аена 10-15 меңгә карап утыра алмыйлар шул.

Кызлар шәһәрне каера

Ул өйләнмәгән яшь механизатор (исемен күрсәтмәскә кушты). Без уңган егеткәйне моңа кадәр дә мактап язган бар иде. Ул вакытта сорарга кыймадым, әмма авыл һәм эшсезлек темасын кузгаткач, инде төпчендем. Ни өчен ул башкалар кебек читкә китмәгән соң, бүген авылларда яшьләргә ничек?

-Авыл җанлы малай булып үстем, әле дә шундыймын. Әти-әни дә читкә кумады. Киресенчә, армиядән кайтуыма йорт тергезә башлаганнар. Эшсез дә тормыйм. Соравыгызны кайсы якка борганыгызны да сизәм. Әйе, өйләнердәен очратмадым әле. Авылларда егетләр бераз булса да, кызлар бөтенләй юк. Бары ялларга, бәйрәмнәргә генә кайтып йөриләр. Аларның да авылда каласы килми.  Кич чыгабыз, күп дигәндә унга якын кеше җыела. Күңелсез. Клуб төбендә сөйләшеп торабыз да, кайтышабыз, я зуррак авылларга барабыз, анда һаман күңеллерәк. Эчүгә сабышканнар да бар. Дөресен әйткәндә, авылда яшьләргә күңел ачар урын юк.  Хәзер эчү модада түгел. Булсын иде бильярд, теннис, көн дә спорт залы ачылсын иде. Әллә миңа да шәһәргә «таярга» инде дигән уй ешрак керә башлады.

Кан да, җан да тарта

Хаклы ялга чыккач булса да кирегә туган авылларына кайтып төпләнгәннәр саны арта башлады. Сөенечле хәл бу. Авылда янә бер йортта ут балкый дигән сүз. Динара һәм Ренат Әхтәмовлар гомер буе Сургутта яшәгәннәр, пенсиягә чыккач, фатирларын улларына калдырып, авылга кайтып, яңа йорт тергезеп кергәннәр. Үзләре моңа сөенеп туя алмый:

-Яшь чакта зур акча, шәһәр ымсындырды. Икебез дә «Сургутнефтегаз»да  эшләдек. Эш белән көннәр, еллар тиз үтә иде. Ялга чыккач юксындыра, авыл җитми башлады. Икебез ике почмакта көрсенә торган булдык. Ярый әле тәвәккәлләп кайттык. Икенче тыныбыз ачылды. Бакчабыз, кош-кортларыбыз, авыл һавасы, күршеләр – хөррият. Балаларыбыз да җәйләрен шифаханәгә килгәндәй сөенеп кайта, - ди алар.

Туган якта һәркем көчле

Авылда булдыксызлар, юньсезләр генә кала дигән төшенчә инде актуаль дә, дөрес тә түгел. Монда нәкъ менә булдыклылар яши. Шәһәрнең егерме-утыз мең сум акчасыны кызыгып чыгып киткәннәр ялгышадыр. Шәһәр җирендә бу акчага яшәве авыр.

Авылга карата фикерне үзгәртергә кирәктер. Хөкүмәтебез, аеруча соңгы елларда авылларга  йөз тота башлады. Яшьләрне җәлеп итүче төрле программалар гамәлгә кертелә. Авыл укытучыларына, фельдшерларга, инде килеп тренерларга матди ярдәм каралды. Торак  мәсьәләләре уңай хәл ителә. Һәр хәлдә авыл җирләрендә шәһәрдәге кебек бакча-мәктәпләргә чират юк. Вакытлыча яшәп тору өчен акча түккәнче,туган ягыңда үз дөньяңны кор. Ә туган якта һәркем көчле.

Әлфия СӘЛИМГӘРӘЕВА.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей