Авыл урамнары төзекләндерелә (Бураевский район)

“Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” ("Комплексное развитие сельских территорий") дип аталган дәүләт программасы бар. Шул программаның “Комплекслы торак төзелеше” дип аталган юнәлешендә берничә проект эшли. Районда шуның “Дүсмәт авылының Яр буе микрорайонында комплекслы компакт төзелеше”  һәм “Борай авылының Көнчыгыш микрорайонында комплекслы компакт төзелеше”  дип аталган масштаблы ике проекты гамәлдә. 
– Проектлар ике елга расланган. Борай авылының Көнчыгыш микрорайонында 10 урамга асфальт түшәлү, һәр йорт алдына керү урынын асфальтлау, Уральская һәм Восточная урамнарына газ үткәрү эшләре башкарыла. Билгеле булуынча, ул урамнарның яртысында инде асфальт түшәлде, – дип сөйләде район хакимияте башлыгының инвестицияләр, эшкуарлык һәм икътисад буенча урынбасары Марат Ахунов. – Алдагы елда исә шушы урамнарга тротуарлар эшләнәчәк. Дүсмәт авылында исә яңа микрорайон барлыкка килә. 150ләп җир участогы булачак. Аларда су, газ, ут кертелә, юлы эшләнә, тротуар салына. Шуннан соң гына, барлык инфраструктура булдырылгач, кешеләргә җир бүленеп биреләчәк. 
Соңгы елларда районда башкарылган эшләрдән монысы иң  зур масштабтагысы. Марат Рәшит улы билгеләвенчә, районда эчәр су мәсьәләсе дә кузгатылып, проект эшләре өчен финанс чаралар бүленгән. Бүгенге көндә проект эшләре башланган.
Республика көнен шундый яхшы эшләр белән каршы алу сөенечле.  Урамнар яхшыра. Тип-тигез өслек булачак. Димәк, безнең яшәү сыйфаты да үсә дигән сүз. Бары тик шушы эшләнгән эшләрнең кадерен белеп, туган-үскән һәм торган җиребезгә игелекле хезмәт күрсәтәсе генә. Рәхмәтле була белик.   

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей