АВЫЛ КОТЫН АЛАР ТОТА

Матур табигать кочагына сыенып утырган Сарайгыр авылы зур түгел, биредә берничә гаилә генә гомер кичерә. Башлыча өлкән яшьтәге алар гомерләре буе биредә хезмәт салган, яшәгән нигезләрендә көн күрәләр. Тормыш көткәндә исә төрле хәлләр була: азык-төлеге, дару-фәләне дә кирәк, коммуналь хезмәтләр өчен вакытында исәпләшә бару да мөһим. Башка мәшәкатьләре дә килеп чыгып кына тора. Авылда бүген кибете дә, фельдшер-акушерлык пункты да юк, башка учреждениеләргә дә берничә чакрымдагы Иске Балак, Тайняш авылларына барырга кирәк. Биредә яшәүчеләргә бу җәһәттән борчыласы юк, чөнки авылдашлары Әлфия һәм Рәмит Заһидуллиннар алар өчен терәк-таяныч булып тора. Сарайгырда туып үскән Әлфия Карам кызы белән Уфада (башлыча каникул көннәрендә Сарайгырда картәтәсе-нәнәсендә) үскән Рәмит Равил улы гаилә корганнан алып ерак Себер якларында – Уренгой шәһәрендә гомер кичерсәләр дә, авыл белән бәйләнешне бервакытта да өзмәделәр. Ике яклап та әтиәниләргә игелекле тәрбия күрсәтеп, гомер сукмаклары өзелгәнче багып, өлкәннәрнең изге фатихасын алып, соңгы юлга озаттылар. Хаклы ялга чыгып, туган якка кайтып төпләнүләре дә бергәләп хәл ителде. Биредә заманча йорт-кура тергезеп, мал-туар, кош-корт асрап яшиләр, авыл халкын ите-сөте, мае-йомыркасы белән тәэмин итеп торалар. Алай гына да түгел, өлкәннәрне үз машиналарына утыртып биләмә, район үзәкләренә алып барып йомышларын үтәүдә ярдәмләшәләр, азык-төлеген, дару препаратларын алып кайталар, коммуналь түләүләре өчен исәпләшәләр. Кинәт чирләп китүчеләргә ашыгыч ярдәм чакырталар, хәтта үзләре дәваханәгә алып барудан да баш тартмыйлар. Кыскасы, бүген Заһидуллиннарны Сарайгыр авылында кот тотучылар, дип хаклы рәвештә белдерә алабыз. Бер-берсенә генә түгел, бөтен сарайгырлыларга терәк-таяныч булган Рәмит һәм Әлфиянең бәрәкәтле тормышына сокланмаган кеше юктыр. Һәр көнне барлык авылдашларының хәлен белеп торулары, ихлас мөгамәләләре, изгелекләре белән зур хөрмәтихтирамга лаек алар. Үзләре өлгесендә үстергән уллары да әтиәнисе йортында еш кунак – гаиләләре белән кайтып, матур табигатьле авылда ял итеп, ихлас ярдәмләшеп китәләр. Шушы көннәрдә авыл тоткасы – Заһидуллиннар икесе дә күркәм гомер бәйрәмнәрен билгели. Без аларга ихлас котлауларга кушып, иң изге теләкләребезне җиткерәбез. Сау-сәламәт булыгыз, тагын бик озак еллар парлы-барлы игелекле тигез булып гомер кичереп, өлкән авылдашларыгызга терәк һәм кирәк булырга язсын үзегезгә. Арабызда шундый изгелекле, хәстәрлекле, булдыклы кешеләр булганда тормышыбыз тагын да ямьлерәк, яшәешебез бәхетлерәк булачагына шик юк.

 

 

Флидә Сөләйманова, авыл хәбәрчесе.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей