Авыл хуҗалыгында язгы мәшәкатьләр (Бураевский район)

Ялан-кырларда кар катламы никадәр калын булса шулкадәр яхшы. Димәк, язын туфракта дым запасы да мулдан тупланачак. Авыл кешесе, игенчеләр өчен карның күпләп явуы әлләни борчулы түгел. Әмма кар басуга гына түгел, ындыр табакларындагы келәт, машина-трактор паркларында гараж  түбәләренә дә калын сала. Шулай ук кышлаучы уҗым культураларына да азмы-күпме зыян китерүе ихтимал, калын, тыгыз кар астына һава керү чикләнә. Нигездә, уҗымнар язгы су озак ятудан, күгәрек авыруыннан һәлак булучан.

Үткән елның ашлык урагы чорында районның күмәк һәм крестьян-фермер хуҗалыклары ындыр табакларында язгы чәчүгә җитәрлек күләмдә орлык материалы салып, тазартып, саклауга куйган иде. Бүген аларны язгы су басулардан коткарырга кирәк. Моның өчен, әлбәттә, беренче чиратта, келәт түбәләрен  һәм аларның тирә ягын кардан тазарту бурычы тора. Бу эшне оештыруда хуҗалык идарәләре белән берлектә ындыр табагы мөдирләре җаваплы. Ел әйләнәсенә шунда көч салган мөдирләр язгы суның кай яклап киләсен, әгәр алдан чарасын күрмәгәндә, ашлыкларга, чәчүлек орлыкларга  нинди зыян буласын чамаларга тиеш. Шундый күңелсезлекләргә тарымас өчен, кичекмәстән, түбәләрне көрәп төшереп, келәтләрнең тирә-ягындагы су агу каналларын кардан тазартырга кирәк.

Көннәр җылыту белән орлыкларны гөмбә авыруларына каршы химик препаратлар белән эшкәртү башланачак. Әмма аңа кадәр бу эшкә алынасы ир-егетләр медицина тикшерүе үтәргә бурычлы. Махсус кием-салымы да булдырылып, гигиена кагыйдәләре дә игьтибардан читтә калмасын. Орлык агулагыч агрегатларның төзеклеге өчен ындыр табагы машинистлары җаваплы.

Механизаторларга тракторларын һәм авыл хуҗалыгы машиналарын сыйфатлы ремонтлау өчен уңайлы шартлар булдыру, язгы кыр мәшәкатьләренә ягулык-майлау материаллары туплау хуҗалык идарәләренә йөкләтелә. Районның күп хуҗалыкларында техника, нигездә, язга чыккач төзекләндерелә. Әлеге мөһим эшне кыш айларында ук башлаган «Победа» җәмгыятенең Абдулладагы  бүлекчәсендә, мәсәлән, техниканы әзерлек сызыгына кую төгәлләнү алдында.

 

Рөстәм Шаһиәхмәтов,

хакимиятнең авыл хуҗалыгы бүлеге баш агрономы.  

 

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей