Авыл хуҗалыгын үстерүдә хезмәтләре зур

Район хакимиятенең авыл хуҗалыгы идарәлеге янындагы ветераннар советында барлыгы 19 пенсионер исәптә тора. Алар  арасында өч атказанган хезмәткәр,  алты хезмәт ветераны бар. 19 кеше күп түгел, әмма, икенче яктан караганда, һәр пенсионерыбыз хакында китап язарлык хезмәтләр бар, болар районда  киң билгеле  кешеләр, чөнки  район күләмендә авыл хуҗалыгы тармагы белән идарә иттеләр, райондагы теге яки бу уңай үзәрешләрнең башында тордылар. Авыл хуҗалыгы идарәлегенең элекке  начальниклары Марат Әхәтов, Азат Әхәтов, Ялкын Гыймалтдинов дистә еллар басуларда мул уңыш, фермаларда ит, сөт күп булсын өчен бар тырышлыкларын куйдылар. Идарәлекнең баш бухгалтеры Нәһирә Баһаудинова, хәзерләүләр һәм сыйфат буенча инспекторлар Бәһия Исламова, Гөлнәйсә Гыйльманова, икътисадчы  Мәрьям Суфиянова, ревизор Вәсим Зәйнуллин, баш зоотехник Илдус Габдрахманов, баш инженерлар Фәһит Шәяхмәтов, Рөстәм Хәйбрахманов һәм башкаларның хезмәтләрен искә алмый  мөмкин түгел.
 Безнең пенсионерларыбыз, ветераннарыбыз бүген дә үзләрен алгы сафта хис итәләр. Аларның киңәшләре яшьләргә бик кирәкле, чөнки авыл хуҗалыгы бүген зур үзгәреш кичерә эре колхозлар урынына фермер хуҗалыклары аякка баса, башка төрле эш формалары барлыкка килә.
 Кызганычка каршы, ветераннарыбызны бакыйлыкка да озатырга туры килә. Ветераннар оешмасы андый кешеләрне зурлап  озатырга да, юбилярларны хөрмәтләргә дә онытмый.
Ветераннар оешмасы идарәлек җитәкчесе Илвер Нурмөхәмәтовка рәхмәтле, чөнки ул өлкән яшьтәгеләрне хөрмәтләргә онытмый, пенсионерларның хезмәтен югары бәһалый белә. Без пандемия чорында да, башка вакытта да  пенсионерларны, саклык чараларын күреп, бәйрәм итәргә дәшәбез. Быел, мәсәлән, Өлкәннәр көнен өстәл артында үткәрергә чакырдык. Ходайга шөкер, берсе дә өстәл артыннан чир алып түгел, көч, энергия, бай истәлек алып китте, ул истәлекләрне барлау, үткәннәрне искә алу  буларак үтте, күчтәнәчләр дә бирелде. Шул ук көнне ветераннар идарәлек йортында алмагачлар утыртты.   Өлкәннәр көненә пенсиядәге колхоз, предприятие җитәкчеләрен   чакыру да традициягә керде. 
 Безнең ветераннар мәдәният, спорт чараларында  да катнашалар. Мәсәлән, Гөлнәйсә Гыйльманова дистә ел “Ахирәтләр” ансамблендә йөри, район үзешчәннәре белән Республика конкурсларында катнаша. Пенсионерларыбызны “Сәламәтлек сукмагында” да, бассейнда да очратырга мөмкин.  Зиратта үткән өмәләрдә дә авыл хуҗалыгы идарәлеге ветераннары халык арасында. Әлбәттә, ветераннар советы аларны тагын да активрак булырга чакыра. Мәсәлән, район ветераннар советы оештырган экскурсияләрдә һәм башка чараларда активрак катнашырга кирәк. Пенсионерлар өчен укуларны да  көтеп торалар. 

Рәлиф Мәрданов, 
район хакимиятенең авыл хуҗалыгы идарәлеге янындагы ветераннар советы  рәисе.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей