Авыл хуҗалыгын күтәрү – көнүзәк мәсьәлә (Бураевский район)

Район үзәк китапханәсендә үткән чираттагы авылларның инициативалы, алдынгы карашлы кешеләре белән очрашу вакытында нигездә җирдә эшләүчеләрнең мәнфәгатьләре каралды. Элекке елларда ферма эшчәннәре үзләре  җитештергән продукцияне май-сыр заводына, ит комбинатларына тапшырып, вакытында акчасын ала иде. Кызганычка каршы, соңгы елларда алар үз бурычларын үтәми башлады. Шул сәбәпле, хуҗалыклар берничә миллион сумлык зыян күрде. Әлбәттә, киләчәктә болай бушка көч салып булмый. Районга бүгеннән сөт эшкәртү предприятиесе, яисә аны сөтне күп савучы хуҗалыкның үзендә төзергә кирәк. Моның өчен дә алдан аны сатып алучысын табу мотлак.

«Урожай» җәмгыятендә, мәсәлән, шундый зур күләмле сөт суыткыч корып, шунда якын тирәдәге крестьян- фермер хуҗалыкларының да сөтләрен кабул итеп сөт җыючыга тапшырганда яхшы буласы. Җәмгыять рәисе Ренат Хәйбрахмановның мондый башлангыч артыннан йөрүен инвестсәгатьне алып баручы муниципаль район хакимияте башлыгы Рөстәм Исхаков һәм авыл хуҗалыгы бүлеге  начальнигы вазыйфасын башкаручы Хәлил Мингажев, белгечләр хуплап каршылады. Район хакимияте башлыгы тәкьдим иткәнчә үз продукцияңне реализацияләүнең төрле юлларын өйрәнергә һәм көндәлек эштә кыю кулланырга кирәк. Югыйсә без, нигездә, чимал җитештерүдән артмыйбыз, моннан файдаланучылар аз түгел. Ләкин төп хезмәт башкарган авыл кешесе табышсыз кала.

Бүген авылларыбызда йорт ихаталарында ишле мал-туар асрап дөнья көткән яшь гаиләләр бар. Алар елдан ел баш саннарын арттыра. Шулай берничә ел үзаллы көч салган ир-егетләр һәм тормыш иптәшләре киләчәктә крестьян-фермер хуҗалыгы оештыру нияте белән килгән. Мондый кешеләргә хөкүмәт тә ярдәмләшә. Андыйларга берничә миллион сум күләмендә финанс ярдәме күрсәтеләчәк. Ләкин моның бер шарты бар, үз исәбеңдә, банкта аласы сумманың ун проценты кадәр акчаң булырга тиеш. Аннары крестьян-фермер хуҗалыгы Борайда яшәүчеләр өчен тирә яктагы якындагы күрше авылларда булуы шарт. Чөнки хәзер Борай авыл биләмәсендә буш, ирекле җир мәйданы юк.

Районда төзелеш мәшәкатьләренең тукталып торганы юк диярлек. Әле мәсәлән, 95 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзелеше дәвам итә, хуҗалыкларда мал абзарлары салына. Аларның техник таләпләргә җавап бирүен тикшерү максатында итөзелеш мәшәкатьләре буенча техник контроль дә кирәкле. Бу хезмәткә алынучыга киләчәктә эш бүлмәсе, үлчәү приборлары һәм башкасы таләп ителә. Бу эшен ачарга теләүче эшкуарның теләге өйрәнүгә алынып мәсьәлә уңай хәл ителер дигән ышанычта калынды.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей