Авыл хуҗалыгы министры – Борайда

Узган атнада районда эш сәфәре белән авыл хуҗалыгы министры Илшат Фәзрахманов, БР ветеринария идарәлеге начальнигы Азат Җиһаншин булды. “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” программасы чикләрендә районда төзелеп, финиш сызыгына басып килүче заманча физкультура-сәламәтләндерү комплексындагы эшләр барышы белән Башкортстан Республикасы авыл хуҗалыгы министры Илшат Фәзрахманов танышты.
– Без авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү белән генә шөгыльләнеп калмыйча, авыл җирендә яшәүчеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга да зур игътибар бирәбез. 2020 елда старт алган “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” дәүләт программасы шул мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итә, – дип белдерде ул.
Яңа комплексның төзелеше белән район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев таныштырды. Районыбызга ямь биреп торган 4,3 мең квадрат метрлы ике катлы бинада соңгы эшләр башкарылуына тагын бер кат инанды Илшат Илдус улы. Көрәш, волейбол һәм баскетбол белән шөгыльләнү өчен  универсаль залларның һәм подвалның әзерлеген дә, эшләнгән ремонтның сыйфатына да игътибар итте.

Очрашу барышында алар “Борай яңарышы” кооперативының эш барышы белән дә танышты. Биредә кунакларны  кооператив башлыгы Камо Зилфугарян каршы алып, үзләре җитештергән  мал, кош-корт ит  продукцияләрен тәкъдим итте һәм шушында ук эшләп килгән ит ысландыру цехына туктап китте. 
Артабан “Гайфутдинова” крестьян-фермер хуҗалыгына юл алдылар. 2019 елда Иске Бикмәт авылы янында 9600 терлек урынына исәпләнгән “БорайБиф” терлекчелек комплексын төзү башланды. Предприятие эре мөгезле терлек асрауны һәм симертүне күздә тотып,  инвестпроект кысаларында 2000 башка исәпләнгән дүрт азык абзары, ашлык келәте, гараж төзеде. Хуҗалык район территориясендә биш ашлык келәте сатып алды, басу-кыр эшләрен башкару өчен заманча, куәтле техника алып эшкә тотынды. Моннан тыш, 25 кешегә эш урыны да булдырды. Бүгенге көндә биредә 1200 баш мөгезле эре терлек асрала, елына 800 тонна ит җитештерелә, киләчәктә 1800 тонна ит җитештерүне күз уңында тоталар.
Бүгенге көндә “Борай ите” сугым мәйданчыгын эшләтеп җибәрү мөһим вакыйга булды. Цехта терлек чалудан алып, туралган итне саклауга кадәр кирәкле бүлмәләр каралган. Итне суыту һәм туңдыру өчен махсус суыткыч камералар куелган.  Ит түшкәләрен күтәрү механизмы һәм суыткычка итү өчен асылмалы юл куелган. Әлеге вакытта районда ит җитештерү буенча республиканың эре инвестпроектларының берсен гамәлгә ашыру бара.  Заманча, бар уңайлыклары булган һәм ветеринар таләпләргә, стандартларга туры килгән чалу цехында булганнан соң хуҗалык җитәкчесе Рәмзил Низаметдинов биредәге эшчәнлек барышы турында сөйләде, алда торган бурычларны билгеләде. Җитәкчеләр ит җитештерү, аның сыйфатын арттыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, терлек асралган биналарда булдылар, биредә башкарылган эшләрне карадылар, терлек асрау шартлары белән таныштылар. 
Гөлназ Хуҗина.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей