Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре данланды (Бураевский район)

Район мәдәният йортында авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәрен данлау чарасы узды.  
Бирегә районыбызның игенчеләре, терлекчеләре һәм агросәнәгать өлкәсендә көч салучы уңганнары чакырылган иде. Тантананы хакимиятнең авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Илвер Нурмөхәмәтов ачып, республика буенча районыбыз аграрийларының тырыш хезмәте алдынгылар исемлегендә баруын белдерде. Республика Башлыгы Радий Хәбиров Указы белән Борай аграрийларының эше лаеклы бәяләнүе хакындагы сөенечле хәбәр белән уртаклашты. 
Авыл хезмәтчәннәрен район хакимияте башлыгы Рушан Кадим улы Гәрәев кайнар котлады һәм районның йөзен билгеләгән терлекчелек һәм басучылык уңганнарын, гомумән, авыл хуҗалыгы тырышларының киләчәктә дә югары уңышларга ирешүен теләде. Районның социаль-икътисадый тормышына лаеклы өлеш керткән хезмәт алдынгыларына Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән акчалата призлар да тапшырды.
БРның авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ревнер Рәфит улы  Байтуллин районыбыз игенчеләренә, терлекчеләренә министрлыкның Дипломнарын һәм акчалата бүләкләрен тапшырды. Шулай ук Илвер Габдулла улының хезмәтен аерып бәяләде, аның эшендәге уңышларына, тынгысызлыгына рәхмәтен җиткерде. Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан игълан ителгән рәсем конкурсында катнашкан укучылар Аделина Әкрамова, Әмин Әхмәдуллин, Ремаль Рәхимовны әлеге бәйгедә җиңү яулаганнары белән котлады. 
Иң яхшы водитель, механизатор, терлекче, савучы, басучылыкта көч салучы исемнәренә лаек булган уңганнар да Мактау кәгазьләре һәм акчалата приз белән бүләкләнде. Чарага БРның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев чыгышы ямь өстәде. 
Пандемия сәбәпле, дистанция саклау, битлек, перчаткаларда булу җитди оештырылган иде.  

 

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей