Авыл дип, колхоз дип яшәп (Бураевский район)

1969 елның матур май бәйрәмендә Фәнисә апа Кәүсәр абыйлар йортына килен булып төшә. Мәхәббәт, сабырлык һәм ихтирам белән чорналган бәхет йомгагы аларны бүгенге көнгә кадәр алып килде. Кәүсәр абый – сугыш чоры баласы, ул 1943 елның 1 гыйнварында дөньяга килә. Әтисе 1943 елда Бөек Ватан сугышында һәлак була, абыйсы Рәфис белән әнкәләре Мәликә апага кулларыннан килгәнчә булышып, сугышның бөтен ачысын-төчесен күреп үсәләр. Иске Тазлар башлангыч, Яңа Тазлар җидееллык мәктәбен тәмамлагач, ул хезмәт юлын авылдагы дуңгызчылык фермасында башлый. Тырыш егетне күреп, Балтач СПТУына тракторчыга укырга  җибәрәләр. «Восток» колхозында тракторчы булып эшли, ул вакыттагы эшнең авырлыгын шул чорда эшләгәннәр генә белә – суык гаражлар, көнне-төнгә ялгап басуда җир сөрүләр һәм шуларның нәтиҗәләре аңа бик күп дәүләт бүләкләре – «Ударник 9летки», «Социалистик ярыш алдынгысы», Почет грамоталары бирелә. Лаеклы ялга чыкканчы авыл тимерчелегендә тимерче булып эшли. Бу чорда күпме игелекле хезмәт күрсәтә ул авылдашларына.

Фәнисә апа фронттан җиңеп кайткан солдат Нурихан белән Бибинур Фәрхетдиновлар гаиләсендә дүрт кыз арасында икенчесе булып, 1954 елда туа. Авылда башлангыч, аннан соң Яңа Тазлар сигезьеллык мәктәбен тәмамлый. Җәйге каникуллар вакытында эшләп үскән кыз мәктәптән соң колхозда төрле эшләрдә эшли. 17 яшьлек чибәр кызга Кәүсәр клубта кичке уеннарда күз сала һәм күп тә уйлап тормый үзенә кәләшлеккә сората. Яшь гаилә Кәүсәр абыйның әнкәсе белән бергә тату, матур гомер итәләр. Мәликә әбине соңгы сулышына кадәр кадерләп, карап, соңгы юлга хөрмәтләп озаталар. Фәнисә апа дуңгызчылык фермасында эшли, авыл Советына берничә тапкыр депутат итеп сайлана. Эш дәверендә колхозның бүләкләренә лаек була. Хезмәт ветераны колхозның яшелчә бакчасында эшләп лаеклы ялга чыга.

Фәнисә апа белән Кәүсәр абый ике балага гомер биреп, укытып, матур итеп туйлар ясап, олы тормыш юлына чыгардылар. Тырыш, эш сөючән, гадел булырга өйрәтәләр алар балаларына. Тормыш ачылары да читләп үтми аларны, уллары вафат булгач, ике оныкларына ярдәм итеп торалар. Бүгенге көндә дә, балаларыбыз, оныкларыбыз, дип җан атып, булганча ярдәм итеп гомер кичерәләр Шакировлар.

Кәүсәр абый белән Фәнисә апа барлык кешегә дә үрнәк булырлык тормыш көтәләр. Бакчалары тулы җиләк-җимеш, яшелчә үстерәләр, ихаталары тулы кош-корт, мал-туар. Кергән һәркемгә йөзләре ачык, кунак итеп чыгаралар. Барлык туганнарын бергә җыеп, туганлык җепләрен саклап яшиләр алар. Кызлары Флисә белән кияүләре Азат Борайда яшиләр, алар әти-әнисе янына кайтып, ярдәм итеп йөриләр.

Фәнисә апа һәм Кәүсәр абый Шакировлар гаиләсе кебек матур, тату, ачык гаиләләр күбрәк булса, тормышыбыз да күркәм булыр иде.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей