Ашлыкны күчерү күзәтү астында булачак
БР Россельхознадзор идарәлеге 2022 елда ашлык һәм аны эшкәртү продуктларын күзәтү Федераль дәүләт мәгълүмат системасы кертелүе турында искәртә.
Бүгенге көндә тимер юл транспорты белән күчерелгән ашлык яки ашлык продукциясе турында гына төгәл мәгълүмат алырга мөмкин. Продукция автотранспорт белән күчерелеп йөретелсә, йөкне күзәтү һәрвакытта да мөмкин түгел. Күзәтү системасы ашлык һәм аны эшкәртү продуктларының кырдан ахыргы продуктка кадәр барлык этапларында, җитештерүдән башлап сату һәм утильләштерүгә кадәр күчүен контрольдә тотарга, шулай ук бирелгән белешмәләргә анализ ясарга һәм аларның дөреслеген контрольдә тотарга мөмкин булачак. Мәгълүмат системасы ярдәмендә ашлыкның күләмен һәм аны күчерү юлларына төгәл мәгълүмат алырга мөмкинлек бирәчәк. Нәтиҗә буларак, конкрет тармак, яки төбәкнең үсеш потенциалын ачыклау мөмкинлеге барлыкка киләчәк.
Ашлыкны һәм аны эшкәртү продуктларын күзәтү буенча федераль дәүләт мәгълүмат системасында продукцияне җитештерү, саклау, эшкәртү һәм сатуда катнашучы барлык оешмалар, шулай ук аның куллану үзлекләре турында тулы мәгълүмат булачак.
2022 елның 1 июленнән 31 августына кадәр ашлыкны һәм аны эшкәртү продуктларын күзәтү буенча Федераль дәүләт мәгълүмат системасында теркәү ирекле, ә агымдагы елның 1 сентябреннән теркәү һәм исәпкә алу мәҗбүри булачак. Шулай ук системага ашлыкны дәүләт интервенция фондына сатып алу һәм дәүләт мониторингы нәтиҗәләре турында мәгълүматлар кертеләчәк. РФ законнары таләпләренә һәм ЕАЭС илләренең халыкара шартнамәләренә туры килми торган ашлык партиясе, шулай ук товар озату документларыннан башка яисә фальсификация факты билгеләнгән ашлык партиясе РФ Хөкүмәте тарафыннан тартып алынырга тиеш булачак. Дөрес булмаган мәгълүмат керткән өчен административ җаваплылык каралачак.
Ашлык һәм ашлык эшкәртү продуктларын күзәтү буенча Федераль дәүләт мәгълүмат системасыннан мәгълүмат алу электрон рәвештә түләүсез башкарылачак.
Илгиз Гатауллин,
БР буенча Россельхознадзор идарәсенең дәүләт инспекторы.