Аш-су осталары (Бураевский район)

Сезонлы басу мәшәкатьләре вакытында көнозыны кайнар плитә артында аш-су әзерләүче гүзәл затларны мактамый мөмкин түгелдер. Алар пешергән тәмле ашлар, стәлгә куелган тәм –томнар басудагыларның хезмәт кәефен күтәреп эшкә дәртләндерә.

“ Колос” җәмгыятендә әлеге мөһим хезмәт бухгалтериядәгеләргә йөкләүгә байтак еллар үтте. Биредәге дүрт хатын кыз- Саҗидә Сәмигуллина, Дәрия Янова, Фидәлия Фәзуллина һәм икътисадчы Елена Ситдикова төп эшләре белән беррәттән  басудагыларны тукландыра. Җәйге көннәрдә дүрт дистәдән артык кешене ашатырга кирәк. Яше өлкәнәеп сәламәтлеге дә какшау сәбәпле Дәрия Янова эштән туктагач хезмәттәшләренең эше тагында тыгынланды.

- Без аяк өсте йөгереп чыныккан инде, ашларыбыз яратып ашала, өлгерергә тырышабыз, - диләр аш-су осталары Фидәлия Фәзуллина белән Елена Ситдикова( рәсемдә).

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей