Арыштан – 32 центнер!

Шунысы үзенчәлекле, үткәннәрдән сабак алып, районда чәчүлекләр структурасына максатлы үзгәрешләр кертелгән.

— Илнең ашлык базарында хәл тотрыклы түгел, аңа хакларның түбәнәя барачагы көн кебек ачык, — ди Әлшәй районы хакимияте башлыгының беренче урынбасары, авыл хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе Данир Әхмәдишин. — Мондый нәтиҗәгә без берничә ел элек үк килгән идек. Шуңа да чәчүлекләр структурасына үзгәрешләр кертү – вакыт таләбе. Әйтик, районда, былтыргы белән чагыштырганда, бөртекле һәм кузаклы культуралар 3472 гектарга кимеде. Аның каравы, ашлык базарында ихтыяҗ зур булган бөртекле-кузаклылардан, мәсәлән, борчак мәйданнары былтыргы 525 гектардан быел 880 гектарга җиткерелде. Шул ук тәртиптә нут культурасы мәйданы да үсте, ул быел 1148 гектар тәшкил итә. Район басуларында яңа төр культуралардан ясмык һәм люпин урын алды. Моннан тыш, югары табышлы культуралардан горчица һәм рапс мәйданнары артты, алар шул тәртиптә бер һәм ике мең гектардан артык тәшкил итә. Басуларда игелүче культуралар исемлеген шулай ук җитен һәм шепкән дә тулыландырды. Шикәргә хаклар түбәнәю сәбәпле, чөгендер игүче хуҗалыклар плантацияләр мәйданын киметте. Алар белән дә килешми мөмкин түгел, чөнки чәчүлекләр структурасын билгеләгәндә моңа табыш алу күзлегеннән карау табигый. Кыскасы, басучылык ашлык базары таләпләренә ярашлы үзгәрә. Бүгенге шартларда хуҗалыкларны үстерү өчен моны бердәнбер дөрес юл, дип исәплим.

Арыштан – 32 центнер!Район хуҗалыклары урып-җыю эшләренә 26 июльдә кереште. Моңарчы аерым хуҗалыкларда шепкәнне тезмәләргә салу башланган иде. Гомумән, игенчелек культурасы нык үсешкән Әлшәй районында кыр эшләренә әзерлек тә югары дәрәҗәдә. Атап әйткәндә, ындыр табаклары, амбарлар һәм үлчәү җиһазлары торышын, ашлык эшкәртү корылмалары төзеклеген махсус комиссия тикшереп, аларның уракка әзерлеген билг­е­ләде.

Урып-җыю техникасы шулай ук махсус тикшерү үткән. Кыр эшләренә барлыгы 84 ашлык комбайны әзерләнгән, шуларның 82се турыга урып-суктыруга сәләтле. Тоташ алганда, бер комбайнга 565 гектар мәйдан туры килә. Әйт­кәндәй, республика кү­ләмендә бу зур күрсәткеч түгел, чөнки ашлык комбайннары, нигездә, яңа. Соңгы 3 елда авыл хуҗалыгы пред­приятие­ләре 75 берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы сатып алган, шуларның 12се – ашлык комбайннары. Урып-җыю эшләре барышында техника хәвефсез­леген, шулай ук янгынга каршы көрәш таләпләрен тәэмин итүгә дә зур игътибар бирелә.

Соңгы үзенчәлеккә “Колос” агрофирмасы ­җәм­-­гыяте басуларында булганда да игътибар иттек. Гайниямак авылы халкы “Аргы чик” дип йөрткән 90 гектарлы арыш басуында комбайннар игенне урып-сук­тырып бетереп килә иде. Хуҗалыктагы барлык 6 комбайн да шушында эшли. Техник хезмәт­ләндерү машинасы, янгынга каршы техника да биредә.

Агрофирманың баш агрономы Сабирҗан Ганиев 25 еллык хезмәт тәҗ­рибәсенә ия. Элекке “Искра” җирләрен алган инвесторларның уракта хезмәтне оештыруга җаваплы карашыннан бигрәк тә канәгать. Комбайннар көйле эшли, ашлыкны ындыр табагына ташуда да һичбер тоткарлык юк.

— Үткән елны арышны күпләп чәчкән идек, кыш кырыс килсә дә, чәчүлекләр исән-имин чыкты, — ди Сабирҗан Әмирҗан улы. — Аны 1852 гектарда җыеп аласы бар, хәзер яртысына якынлаштык инде. Шунысы куанычлы, уҗым арышы өметләрне быел да аклады. Монда инде технологияне төгәл үтәү, минераль ашламаны таләп ителгән микъдарда куллану булышлык итте. Әлеге чорга арышның уртача уңышы — гектардан 32 центнер тирәсе. Соңгы нәтиҗә 30 центнер чыкса да әйбәт, чөнки явым-төшем бездә бик аз күләмдә булды.

Хуҗалык комбайнчылары бәйгесендә беренчелекне урак башыннан 2 мең центнердан артык ашлык суктырып алган тәҗрибәле игенче Исраил Гыймалетдинов тота. Әйткәндәй, аның авыл хуҗалыгында хезмәт стажы — 46 ел, ике ел элек пенсиягә чыкса да, эшләп йөри. Хуҗалыкта 1 августта булган идек. Белүебезчә, нәкъ шушы көнне эшләүче пен­сио­нерларның пенсиясе арттырылды. Исраил пенсия яшен арттыруга да каршы түгел. Хезмәттә тәүге адымнарын ясаучы Валентин Осипов лаеклы ялга чыгу турында уйлап та карамый әле. Бөтен максаты — ашлык суктыру буенча ветеран Гыймалетдиновны тиз арада узып китү. Ни өчен дигәндә, аларга хезмәт хакы, шулай ук дәртләндерү чарасы сыйфатындагы премия дә суктырылган ашлык күләменнән чыгып түләнә. Атап әйткәндә, комбайн­чыларның айлык хезмәт хакы 40-50 мең сумга кадәр күтәрелергә мөмкин.

Хуҗалыкта басу-ындыр табагы конвейеры тоткарлыксыз эшли. Ашлыкны кабул итү пунктына озату да көйле оештырылган. Ындыр табагы мөдире Фәһим Фазлый­әхмәтов әйтүенчә, көн дәвамында басудан 450 тонна ашлык кайтарыла һәм, эшкәртелеп, шул ук көнне тулысынча элеваторга җибәрелә.

“Колос”ның сөренте җирләре — 8 мең гектар тирәсе, шуның 3 гектарын бөртеклеләр тәшкил итә. Гомумән, монда чәчү­лекләр структурасын элекке тәртиптә саклап калганнар. Ни өчен дигәндә, “Колос” өчен ашлык җи­тештерү отышлы, чөнки аны тирәнтен эшкәртү оештырылган. Шуңа да басучылыкка яңа культуралар кертүнең кирәге юк булып чыга.

Әйе, республика аграр тар­магының бер өлеше буларак, басучылык та үзгәрешләр юлына баса, дип әйтергә мөмкин. Бүгенге шартларда шунысы әһәмиятле: нинди төр культура чәчеп, кайсы юнәлешкә өстенлек би­рергә — һәммәсен хуҗа­лыклар үз мән­фә­гать­ләреннән чыгып билгели. Төрле чаралар кулланып, эшчән­лекне дәртләндерү инде тармак җитәкче­легеннән тора.

 

 

 

 

 

Фәнүр ГЫЙЛЬМАНОВ,

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей