Апимондия - 2022

Апимондия
Кайчан: 2022 елның 5-10 сентябре.
Ни өчен бу мөһим: 1971 елда Бөтендөнья Апимондия конгрессы Мәскәүдә узды һәм анда катнашучыларның барысында да бу чара турында иң җылы истәлекләр саклана. 50 елдан соң Апимондия конгрессы кабаттан Русиягә әйләнеп кайта һәм Русиянең баллы төбәгендә – Башкортстан Республикасында узачак. Чаралар 2021 елда ук узарга тиеш иде, ләкин коронавирус белән бәйле хәл аркасында күчерелде.
«Апимондия» халыкара ассоциациясе дөньяның 82 иленнән 120ләп умартачылар ассоциациясен берләштерә. Уфага аларның күпмесе киләчәге әлегә билгеле түгел, мотлак берничә мең кеше булыр, дияргә кирәк.
«Апимондия» – галимнәр һәм профессионаллар тәҗрибә уртаклаша, проблемаларны хәл итү юллары турында фикер алыша, бал җитештерү һәм эшкәртү, кортларны тоту һәм дәвалау технологияләре белән бүлешә торган дөнья мәйданчыгы. Мәсәлән, соңгы форум узган Монреальдә пестицидларның бал кортларына һәм аларның селекциясенә йогынтысы турында фикер алыштылар. Мөгаен, Уфадагы конгресс өчен дә бу мәсьәләләр актуаль булыр. Бу чарада Борай районнынан крестьян - фермер хужалыгы башлыгы Шакиров Флорис Риф улы да катнашачак.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей