Аның хезмәт урыны – озын-озын юлларда
01 марта 2019
Тәбрис Шәйхетдинов әлеге һөнәрне сайлаган вакытта үсмер малай гына иде әле. Сигезенче сыйныфтан соң Бөре шәһәрендәге автомәктәп тәмамлап, кулына җиңел һәм йөк машинасы йөртү таныклыгы алып, туган авылы Иске Карагышка кайтты.
Биредә колхозның, машина трактор паркының көчле чагы. Машинада төрле йөкләр ташыды. Чит илдәге солдат хезмәте дә хәрби техника белән бәйле булды. Аннары белемен камилләштереп, автобус йөртергә рөхсәт алып, пассажирлар ташу өчен категориясен күтәрде.
Тәбрис Зиннур улы бүген дә автобус руле артында.