АЛТЫН БӘРАБӘРЕНӘ ТОРГАН ГОМЕР

Чын мәхәббәт, ул алтын кебек: беркайчан да каралмый, еллар узу белән бары тик кыйммәтлерәк була бара. Алтын туй – гаилә тормышында иң мөһим вакыйгаларның берсе. Юкка гына уртак тормышның 50 еллыгы символы булып бу күркәм һәм кадерле металл тормыйдыр.

Алтын туй – ул гаилә елъязма-сының мөһим сәхифәсе, онытылмас-лык, бәхетле мизгел. Һәм бүген мин бүгенге көндә яшьләр өчен үрнәк булырлык искиткеч кешеләр турында сөйләячәкмен.

Гыйльмановлар гаиләсе Рәтамак авылында яши. Ярты гасыр бергә яшәп, алар бер-берсенә булган мәхәббәтне һәм хөрмәтне саклап кала алганнар.

Миргазыян Мөлек улы 1939 елда Рәтамак авылында күп балалы колхозчылар гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә.  Җиде сыйныфны туган авылында тәмамлый, урта белемне Иске Турай авылында ала.  Бу вакытта өлкән яшьтәге кешеләрдә фатирда яши. Мәктәпне тәмамлаган-нан соң авыл хуҗалыгы институтына агрономлыкка укырга керә. Аны тәмамлагач, туган колхозына әйләнеп кайта һәм сайлаган һөнәре буенча хезмәт эшчәнлеген башлый. 1970-1978 елларда “Рә” колхозы рәисе булып эшли, аннан соң 10 ел рәис урынбасары булып хезмәт куя. Шуннан соң колхоз җитәкчесе итеп яңадан сайлана һәм лаеклы ялга чыкканчы үз постыннан китми.

Тормыш иптәше Зөләлә Әхәт кызы тумышы белән Бакалы районының Катай авылыннан. Ул 1947 елда туган. Гаилә күп балалы булган. Туган авылында мәктәпне тәмамлап, Бәлә-бәй педагогия училищесына укырга керә. Башлангыч сыйныф укытучысы һөнәрен алып, ике ел буе туган мәктәбендә эшли. Читтән торып Башкорт дәүләт уневерситетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Сөеклесе Миргазиян аны урлаганнан соң, лаеклы ялга чыкканчы, 38 ел дәвамында җирле мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укыта.  Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе җитәкчесе була.

– Мин үз эшемне бик яратам. Кечкенәдән укытучы булырга хыялландым. Дәресләрдән соң калып, барысыннан да диярлек качып, укытучылы уйнадык.

Алдынгы укытучыны укучылары да бик хөрмәт итә. Бүгенге көндә дә шалтыратып, килеп, хәл белешеп торалар.  Бәйрәмнәрдә котлыйлар, бүләкләр тапшыралар. 

Тәүлек буена алар үзләрен яраткан эшләренә биргәннәр.  Миргазыян Мөлек улы искә төшергәнчә, нәкъ менә ул эшли башлаган елларда район Советы барлык салам түбәле йортларның түбәләрен яхшы материал белән каплау турында күрсәтмә бирә.

– Бу мәсьәләне хәл итү җиңел булмады. Мондый йортлар бездә җиде авылга 70 иде. Кайдан нинди материал таптык, ташыдык, шулай да биремне үти алдык.

Тормыш иптәше Зөләлә апа сөйләвенчә, Миргазыян абый туган җиргә бик нык бәйләнгән. Күпме генә ул аны үз якларына алып китәргә тырышмасын, берни дә барып чыкмый. Рус әйтемендә әйтелгәнчә “Кайда туган, шунда кирәк тә булган” дигән .  

– Ул бер көн дә өйдә тормады. Һәр көн иртәндән кичкә кадәр үз эш урынында иде. Ерак командировкага киткәндә, аны, күз дә йоммыйча, борчылып көтә идем.

Миргазыян Мөлек улы – БРның Атка-занган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, бик күп медальләр һәм Мактау грамоталары иясе. Зөләлә Әхәт кызы 1991 елда “РСФСР Халык мәгарифе отличнигы” исеменә лаек булган.

Ирле-хатынлы ике кыз һәм ул тәрбияләп үстергәннәр. Өчесе дә югары белем алган. Бүгенге көндә алар гаиләләре белән Бәләбәй шәһәрендә яши, дәүләт оешмала-рында эшлиләр.

Алтын юбилярлар – дүрт оныкка әби һәм бабай. Өлкәне Артур, юридик институтны тәмамлап, өлкәннәргә якынрак күчеп килә. Ярмәкәй Эчке эшләр бүлегендә эшли.

Бәхетле парның сүзләренә караганда, күп еллар бергә яшәү өчен икең бер кеше булып, бер-береңә кайгыда да, шатлыкта да ярдәм итеп яшәргә кирәк. Әйтик, 16 ел элек инсульт кичергән гаилә башлыгы, янымда хатыным, балаларым булмаса, сәламәтләнүгә өмет һәм рух өстәмәсәләр, мин бу дөньяда булмас идем, ди.

Юбилярлар, олы яшьтә булуга карамастан, күңел күтәренкелеген, тормыш белән кызыксынуны саклап калганнар. Бергә үткән еллар – чын байлык, җирдә алтыннан да кадерлерәк.

Гыйльмановларны шушы истәлекле көн белән котларга ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гүзәл Сирбаева, район ветераннар советы рәисе Шамил Галимов, авыл биләмәсе башлыгы Илнур Кәлимуллин, Рәтамак авылы ветераннар советы рәисе Гүзәлия Арсланова, балалары һәм оныклары килгән иде. Алар юбилярларга республика Башлыгының котлау хаты һәм бүләкләрен тапшырдылар. Ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, озын гомер теләделәр.

 Илсинә ГАЛИМОВА

 Источник: https://erm-news.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей