Алдынгылык тырышлар кулында (Бураевский район)

Район мәдәният йорты үткән бал фестивалендә Кәшкәләү авыл Советы авыл биләмәсенә “ Иң матур  өстәл “ дигән бәя бирелде. Әлеге татлы ризыклар белән тулы өстәлне Даутлар авылыннан умартачылар – Шакировлар гаиләсе бизәгән.

Әлеге гаиләдә бу һөнәр буыннан буынга күчеп үзенең мөһимлеген югалтмый. Гаилә башлыгы Фларис аны әтисе Рифтән өйрәнеп, аның белән колхоз умарталыгында көч салып , тәҗрибә туплады. Хәзер исә тормыш иптәше Ания һәм уллары Илнар белән Әлфис, кызлары Фәйрүзә һәм аларның да гаиләләре ата-бабалар һөнәрен үз итте.

Бал ярминкәсе көнне баһалама комиссиясе эшнең бу ягын да игътибардан читтә калдырмады. Шуларның барсында бизмәнгә салгач әлегә өстә хуҗалары мәртәбәле исемгә лаек булды.

Авылда Шакировлар крестьян- фермер хуьалыгы оештырып уңышлы эшли. Алар бүген умартачылыкны үстерүдән тыш басуларда мал азыгы, ашлык җитештерә. Башкорт токымлы атлар үрчетүдә дә сынатмый. Бу хезмәтләрнең зур өлешен Фларис Риф улы гаиләсе ярдәмендә башкара, берничә кешегә эш урыны да булдырды.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей