Алдынгы савучы (Бураевский район)

Данира Хәмәтнурова тумышы белән Варҗитамак якларыннан. Ишле гаиләдә туган кызга әти-әнисенә ияреп, кечкенәдән үк колхоз эшенә җигелергә туры килә. Нәкъ шул вакытта ул беренче тапкыр сыер савучы һөнәре белән таныша. Мәктәпне тәмамлагач, һөнәри белем алу нияте белән Уфа беренче санлы педагогия колледжына юллана.

Студент еллары сизелми дә үтеп китә, кулына дипломын алгач, Тепляк авылындагы балалар бакчасында хезмәт юлын башлап җибәрә. Биредә озак еллар хезмәтен салгач, гаиләсе белән 2008 елда Абдулла авылына күчеп килә. Шуннан башлап «Победа» хуҗалыгында савучы булып эшли башлый. Бүген Данира Даһи кызы – хуҗалыкның алдынгы савучысы. Әле күптән түгел район мәдәният йортында авыл хезмәтчәннәре көне уңаеннан узган чарада ул да Мактау грамотасына һәм акчалата бүләккә лаек булды. Тырыш, булдыклы авыл уңганына киләчәктә дә сәламәт булып шушы өлкәдә эшләвен телибез.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей