Аларсыз чәчү дә бармый, игенне урып-җыеп та булмый

Авыл хуҗалыгы тармагында  машина йөртүчеләрнең өлеше гаять зур. Чәчү, урып-җыю кебек эре кампанияләрдә аларның хезмәте бәяләп бетергесез.
“Салават” хуҗалыгында йөк машиналарын йөртүчеләрен без шундый эшләрнең берсендә – урып-җыю вакытында – фотога төшереп алдык. 
– Икмәкне амбарларга ташып торучы шушы егетләребез булмаса, уракны башкарып чыгу мөмкин түгел. Алар җыелган ашлыкны бик тиз вакытта ындыр табагына илтеп бушата. Анда да яшен тизлегендә эшләүчеләр көтеп тора бит, – ди директор Ринат Раянов әлеге хезмәткәрләр турында.
Фотога ул вакытта ике машина йөртүче – Дамир Гыйльманшин һәм Илмир Корбановлар туры килгәннәр иде. Хуҗалыкның эшчәнлегендә шушы ирләрнең һәркайсысының өлеше зур. 30 елдан артык хуҗалыкта эшләүчеләр дә бар икән. Хезмәт юлларын шушында башлап, бүген дә биредә  калучылар да бар.
Рәсемдәгеләрнең берсе – Дамир Гыйльманшин – инде лаеклы ялда. Уракта, чәчүдә ел саен катнаша Дамир абый. Илмир Корбанов исә, яшь булуына карамастан, үзенә йөкләтелгән эшен зур җаваплылык белән башкара. 
Комбайннарның тулуларын белдереп, сары утлары кабыну белән, җәһәт кенә машина кабинасына сикереп менеп, иген кораблары янына барып туктыйлар алар. Егетләр тырышлыгы белән ашлык ындыр табагында үз урынын ала. Икмәк кадерен белгән мондый ир-егетләргә ил таяна бит.

Гөлназ Хуҗина материаллары.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей