АЛАР БАРЛЫК ЯКТАШЛАР ӨЧЕН ҮРНӘК

Республика көне һәм туган районыбызның юбилее билгеләнгән тантаналар алдыннан районда бәйрәм чаралары күп оештырыла. Пәнҗешәмбе көнне Чакмагыш авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Фаил Әхнәф улы Ишморатов һәм шушы хакимият белгече Анфиса Флүр кызы Әминева шушы җирлектә яшәүче зур хөрмәткә лаек өлкәннәрне гаилә юбилейлары белән тәбрикләде. Алар 60 ел дәвамында гомер сукмагыннан бергә барып, бриллиант туйларын билгеләгән Фәһим Габбас улы һәм Венера Зиннәт кызы Әхмәтовларның, гаилә коруларының 50 еллыгын – алтын туйларын туйлаган Фидрат Афзал улы һәм Рәйсә Мөхәммәт кызы Гыймаевлар, Фәнил Габделислам улы һәм Роза Әсмәндияр кызы Ахуновлар, Гали Миңнегәрәй улы һәм Хәмдия Әхмәдинур кызы Ибәтуллиннар, Мансур Мәгъсүм улы һәм Фәнзилә Галиулла кызы Миңнегалиевлар, Әнвәр Тимергали улы һәм Лида Әхнәф кызы Мифтаховларның йортларында булып, төбәк Башлыгы Р.Ф.Хәбировның һәм муниципаль район хакимияте, авыл биләмәсе җитәкчеләренең котлауларын һәм бүләкләренә кушып, ихлас теләкләр дә җиткерделәр.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей