АК КҮМӘЧ ТӘМЕ...

Бөек Ватан сугышы башланганда Валюхага (әтисе кызын шулай дип йөрткән) тик өч яшь булган, ләкин балачак хәтерендә шул куркыныч чор күренешләре онытылмаган.

... Йорт тулы кунак, нигездә хатын-кызлар һәм балалар, ирләр бөтенләй диярлек алмаган. Кугубай Искаковичка армиягә чакыру кәгазе авылда яшьтәшләре арасында иң соңгысы булып килгән. Озатулар тыныч узган. "Валюха, кил әле монда", – дип чакырып алган әтисе, китәр алдыннан. Кыз шатланып туган кешесе янына йөгергән. Ул аны кулына алып, түшәмгә кадәр күтәргән, арытаба өстәл почмагы янында төшереп, үзе икенче башка киткән. "Валюха, тот!" – түгәрәк карамель кәнфит өстәл буйлап тәгәрәгән. Кыз ничек кенә тырышмасын, кәнфитне тота алмаган, өстәл астына төшеп киткән. Әтисе түзмәгән, аның күз яшьләре бәреп чыккан, кызы янына килеп, нык итеп кочаклаган: "Кайтмыйм мин, кайтмыйм..."

Кугубай Искаков 1907 елда Рабак авылында туган. "Ужара" авыл хуҗалыгы артелендә эшләгән, 1930 елдан хисапчы  булган, арытаба армиягә алганчы (1941 елның 21 октябренә кадәр) Рабак авыл Советы секретаре булып хезмәт иткән. Өйдә әнисе, хатыны Полина Пайрамаловна һәм өч баласы – алты яшьлек Виталий, өч яшьлек Валентина һәм бер яшьлек Галина калган. Тиздән Галя дизентерия белән авырып, вафат була, әти кече кызының үлеме турында белмәгәндер дә. Хәер, ул язарга тырышкан, соңгы хатын Валентина анык хәтерли: "Өстән ява, башны дә күтәреп булмый, башкача язмагыз, яңа урынга күчәбез. Барып җиткәч, үзем язармын". Башкача аңардан хат булмады. Әни аның хәбәрләрен кат-кат укыды. Тиздән Искаков К. И. 1943 елның 7 гыйнварында хәбәрсез югалды дигән хәбәр килде...

Ә гаиләсе көткән. Тоташ сугыш буе Полина Пайрамаловна  Яңавылга иренә киптерелгән бәрәңге йөрткән, кадерле бәрәңге күз алдында эри, дип әнисе әрләгән, ләкин хатын нык торган: "Бәлки Кугубайга бер генә кисәк булса да эләгер". Бәрәңгене киптерү авыр булган. Балалар юган, дәү әниләре тураган. Мичне салам белән ягып, бәрәңгене көл өстенә куйганнар, ләкин ул бер тапкырдан гына тыңламаган, һәр порция ике мәртәбә куелган. Арытаба Поля иренең бер фронт көнен булса да җиңеләйтүенә шатланып, кипкән бәрәңгене Яңавылга иткән. Ул вакытта Поля, башка хатын-кызлар кебек үк, бозау караучы, ферма мөдире булып эшләгән, сарык бәрәннәрен караган.

Әтиләрен балалыра да көткән. Сугыш тәмамланганнан соң авылга әтиләр, абыйлар, уллар кайта башлаган. Валяның күрше яшәүче ахирәтенең әтисе дә кайткан. Халык күп, ахирәтенең бәхетле әнисе барысын да сыйлаган. Валяны да өстәл артына чакырганнар. Өстәлдә – ак хуш исле күмәч, аны тоташ бер кисәк белән сыйлаганнар! Ул иснәп, болай дип уйлаган: "Әтием дә шундый күмәч алып кайта. Зарури акны һәм татлыны!". Ләкин ул кайтмаган... Шул күчтәнәчнең тәмен Валя беркайчан да онытмаячак.

Валяның абыйсы Вәлиулла Искакович сугышка китеп, 1941 елның 12 декабрендә хәбәрсез югалган, аның хатыны һәм дүрт кызы калган. Кугубайның энесе Василий Искакович кына исән кайткан. 1941 елның 24 июнендә чакырылган, 3нче аерым укчылар батальонының өлкән телефонисты, Черкасск-Киев Кызыл байрак армия пушка-артиллерия бригадасының разведчик-күзәтүчесе булып хезмәт иткән. "Батырлык өчен" медале белән бүләкләнгән. 1942 елның 24 октябрендә Воронеж шәһәре янында Василий Искакович яраланган. Сугыштан соң авылда уку китап уку йорты белән идарә иткән, Яңавыл салым конторасында салым агенты булган. Хатыны Елизаевта Кутлубаевна белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Бөтен ир дә яу кырыннан кайта алмаган, тол хатыннар күп калган, балалар ятимләнгән. Әйләнеп кайткан ирләр дә үзгәргән, шуңа күрә Валяның әнисе дә, үзен һәм балаларын яклар өчен, фронтовик Гәрәй Әхмәтшин белән язмышын бәйләргә карар иткән. Ул 1941 елның 10 декабрендә чакырылган, 1945 елда демобилизацияләнгән, "Хәрби казанышлары өчен" медале белән бүләкләнгән. Сугышка кадәр аның гаиләсе булган, әмма ниндидер сәбәпләр буенча, алар аны көтмәгән. 1947 елда Полина һәм Гәрәйнең уртак кызлары Рая туган. Карай ачай (Карай әти) дип дәшкән кыз үги әтисенә, ул изге, йомшак булган, беркайчан да балаларны кыерсытмаган, аны һәм кызлары Раяны бертигез яраткан. Валентина Кугубаевнада менә шундый  хәрби галерея. Тоташ гомере буе туган авылында яшәгән. Ире Павел белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Биш онык, җиде турун бүген дәү әнине шатландыра. Кызганычка каршы, аның ире иртә дөнья куйган, каты чир алып киткән. 30 елга якын  – Рабак медицина пунктында шәфкать туташы, биш елдан артык – колхозда кассир, кадрлар бүлеге инспекторы булып эшләгән. Яшенә карамастан, Валентина актив, һәрвакыт вакыйгалар үзәгендә. Кунакчыл, тәм-томнар белән сыйларга ярата, ә йортында чиста, уңайлы.

– Шул сугыш аркасында күпчелек туганнарым юк, нинди чибәр, ныклы, эш сөючән, белемле иделәр. Барысы да гармунчы! Гомерләре кыска булуы бик кызганыч. Бик күпне кичеререгә туры килде. Аны беркемгә дә күрергә кирәкми, аны берсенә дә теләмим. Җирдә тынычлык, өстәлдә икмәк булсын, – дип тирән сулады Валя, хикәясен тәмамлап.

Анисия Васинкина, Рабак авылы.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей