Ак карлар арасында

      Бураннар туктады, кар пычранырга өлгермәгән әле, әмма тыгызланган hәм кояшта ялтырый.

      Балкып торган аклык арасында утырган терлекчелек фермасының ишеге ачылды hәм бу бөркелде. «Победа» токымчылык заводы зоотехнигы Айдар Кадыйров алдыбызга килеп чыкты.

         - Безнең Әкәнәйдә, тирә-юндәге башка урыннарга караганда, hәр чак салкынырак, - дип сүз башлады.

         Сөт ташучы машинаны яңа тауар белән әле генә озатканнар. Фермада хезмәтләндерүче персоналдан ул hәм мал караучы Мар­сель Сәрүәров калган. Бинада бәйсез асралган йөз иллегә якын сыер бар. Әлбәттә, барысын да саумыйлар, кайсы берләре арасында озакламый бозауларга тиеш. Бу көннәрзә hәр сыерга тәүлеклек савым 15 килограмм тәшкил итә. Димәк, моннан көн саен 1,5 тонна яңа савылган сөтне эшкәртүгә озаталар. Чимал сату, безнең карашка, яхшы көйләнгән. Бәләбәй сөт продуктлары комбинаты белән хезмәттәшлек итәләр. Әгәр Дүртөйле комбинатының элекке данын кайтарганда, әлбәттә, тагы да яхшырак булыр ине.

         Мал абзары Иске Яндыз токымчылык фермасы корпусларының берсе ул. Аны, сөт җитештерү күләмен арттыру максатында, мал симертү корпусыннан үзгәртеп җиhазлаганнар. Терлекләрне бәйсез асрау ысулын сайлаганнар, бу исә бинада иркенлек булуны таләп итә. Шул ук вакытта әлеге алым механикалаштыру мөмкинлекләрен киңәйтә, кул көчен кәметә. Маллар, авыл абзарындагы кебек, үз карамагына тапшырылган. Терлекләрне саф hавада йөртү өчен утар бар, чөнки мал аранда аз хәрәкәтләнә hәм аңа кояш житми. сы­ер көн саен саф hавада йөрергә тиеш.

       Азык өстәле корганнар, ул да җәйге табигый шартларга якынлаштыра. Барлык фермаларда ла мал азыгы агрегатлары - миксерлар эшли. Салынган ингредиентларны бер төрле масса барлыхка килгәнче ваклаучы hәм болгатучы тараткыч машина ул. Вакланган массаны терлекләргә ашату өчен азык өстәленә бушата. Моннан тыш, терлекне тулы кыйммәтле рацион белән тукландыру сыйфатын күтәрә, хезмәт чыгымнарын кәметә.

      Маллар ирекле йөргән, табигый рәвештә ял иткән аерым бокс бар. Ул вакуумлы насослы hәм сөт үт­кәргечле заманча савым аппаратурасы белән җиhазланган сыер саву блогына тоташтырылган, танк-суыткыч бар.

      Зур булмаган бойлер җылылых hәм кайнар су белән тәэмин итә, ял бүлмәсен җылыта. Монда җылы hәм уңайлы. Чәй эчү өчен самавар бар, продуктлар суыткычта саклана.

      Сыерларны машина бе­лән саву операторлары Земфира Муллаянова hәм Ульяна Байрамова хезмәтләндерә. Лаборант - Фина Нуретдинова.

     Хезмәтчәннәрне хужалыктагы объектлар буйлап вахта машинасы - җиңел автомобиль йөртә.

       Савым сыерлары әлеге фермада өченче тапкыр кышлый. Терлекләрне иртә яздан Букал күленнән ерак түгел урнашхан көтүлеккә чыгаралар. Җәйге лагерны су белән махсус казылган коедан тәэмин итәләр.

      Илдус Тимерханов, Дүртөйле районы «Юлдаш» гәзите.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей