Агростартап эштә (Бураевский район)

Республикада авыл хуҗалыгы тармагында көч салырга теләүчеләргә дәүләт ярдәме күрстелә. Шушы максатта берничә төрле программа кабул ителгән. Чираттагы инвесть сәгатьтә муниципаль район хакимияте башлыгы Рөстәм Исхаков алардан мөмкин кадәр файдаланып калырга кирәклекне ассызыклады. Элекке елларда андый программалар юк иде һәм билгеле авыл кешесенә ярдәме дә чамалы булды. Әлеге программаларда катнашу өчен авылларда актив кешеләр булуы кирәк.  Алар юк түгел. Бүген чит җирләрдә эшләп йөрүче райондашлар бар. Арада авыл ихатасында мал- туар, кош- корт асрап туып үскән нигезләрендә яшәргә теләүчеләргә юл ачык. Мондый юнчелләр башлангыч капиталында туплаган. Ләкин ишле мал карау өчен печәнлеге, фуражга чәчеп үстерү өчен сөренте җире кирәк.

Мамады авылыннан Элик Зиятов гаиләсе белән крестьян – фермер хуҗалыгы оештырып дөньясын көтә. Зиятовлар әлегә унбиш баш мөгезле эре терлек асрый. Киләчәктә итне күпләп җитештерү өчен герефорд токымлы маллар алуны, мал абзары төзүне, эш урыннары булдыруны планлаштыра. Моны алар дәүләт ярдәме белән тормышка ашырмакчы.

Абзайдан Илфар Солтановның курдюк сарыклары үрчетүдә байтак хезмәт тәҗрибәсе тупланган.  Ул әлегә чит якларда эшли. Туган авылына якын урында көтүлеге, ашлык чәчәргә җире булганда киләчәктә фермер хуҗалыгы төземәкче. Бүгенгә кадәр шәхси хуҗалык җитәкчесе булган Фируза Хәлилова да шундый ният белән килгән. “Агростартап” программасы таләпләрен төгәл үтәгәндә изге уйдагылар ярдәмсез калмас диелде бу көнне.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей