“Агро-М” аягында нык тора

Соңгы ике елда мал азыгы хәзер­ләү мәсьәләләре буенча үткәрелгән зона семинарларында күп катнашырга туры килде. Яңавыл районына икенче тапкыр баргач, “Агро-М” җәмгыятендә мал азыгы хәзерләүдә “төрелгән сенаж” технологиясен уңышлы куллануларын искә алдым. Бу ысулны республика хуҗалыклары сирәк куллана. Җитәкченең үзе белән очрашып сөйләшү теләге белән юлга чыктым.

Рудольф Шәрәфет­диновка җир эше балачактан таныш. Ул крестьян гаиләсендә туып-үскән. Әтисе Рәфкать абый Яңавыл районының Мичурин исемендәге колхозы­ның баш ветеринары булып эшли. Иртә таңнан караңгы төнгә кадәр малчылыкта эшләсә дә, авылдаш­ларының шәхси хуҗа­лык­ларын­дагы терлекләргә дә ветеринар ярдәм күрсәтүче ул була.

Әнисе Фәнисә апа гомере буе колхозда төрле эшләр башкара.

Рудольф әти-әнисенең ярдәм­чесе булып үсә. Ул мәктәптә укыган елларда комбайнчы ярдәмчесе булып эшли. Шул вакытта ук игенче хезмәтенең никадәр авыр, җаваплы икәнен аңлый.

Мәктәп тәмамлагач, Авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. Анда тырышып укып, яхшы билгеләргә тәмамлый һәм туган районына эшкә кайта. Ул шәһәр тормышына кызыкмый, киресенчә, аны авылның иген тулы алтын басулары үзенә тарта.

Район җитәкчелеге яшь белгечкә М. Горький исе­мендәге колхозның баш агрономы вазыйфасын ышанып тапшыра. Анда яхшы гына эшләп китүенә карамастан, күңеле туган хуҗалыгына тартыла һәм ул “Агро-М” хуҗа­лыгына технолог булып урнаша. 2008 елда Рудольф Рәфкать улын Мичурин исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативына җитәкче итеп куялар.

Бу вакытлар илнең аграр тармагы өчен күтәрелеш чоры булып тора. Банклар авыл хуҗалыгына йөзләре белән борылды, техника яңартылды, “АПКны үстерү” дәүләт программасы уңышлы эшли башлады. Тик озакламый дөньякүләм кризис башланды. Кызганычка каршы, ул безнең илне дә читләтеп үтмәде.

Илебез авыл хуҗалыгы продукциясен дөньякүләм базарга чыгарып сатарга әзер түгел иде. Бу бигрәк тә бодайга кагыла. Без алдынгы илләрдән яхшы сыйфатлы бодай җитештерүдә күпкә калыша идек. Австралия, Америка, Канада, Франциядә үстерелгән бодайга караганда, безнеке сыйфат буенча күпкә начаррак иде.

Ул елларда ашлыкка ихтыяҗ кимесә дә, чәчү­лекләрнең кинәт арттырылуы да хак төшүгә сәбәпче булды. Малларның һәм кош-кортның кимүе, Казахстан, Ук­раинаның сыйфатлы бодай җитештерүе дә безнең илнең дөньякүләм базарга чыгуына киртә булып торды. Бу хәлләр аграрийлар иңенә авыр йөк булып ятты. Ул елларда хуҗалык җитәкчесе Рудольф Рәфкать улы һәр адымын үлчәп, ашыкмыйча эшли. Аның тырышлыгын район хакимияте башлыгы Илшат Вазигатов күреп кала һәм хәле мөшкел булган “Агро-М” хуҗалыгына кайтырга тәкъдим ясый. Шулай итеп, ул туган хуҗалыгында җитәкче вазыйфасында армый-талмый эшли башлый.

Рудольф Шәрә­фет­динов, чималга караганда, эшкәртелгән продукцияне сатуның файдалырак булуына игътибар итә. Мәсәлән, сөт һәм сөттән җитештерелгән продукция. Әлбәттә, сөтне чимал буларак сатуга караганда, аны эшкәртү күпкә мәшәкатьле. Шулай булуга карамастан, җитәкче сөт эшкәртү цехы сатып ала һәм ялгышмый. Бүген хуҗалык көн саен 3 тонна сөт эшкәртеп сата. Ху­җалыкта 250 савым сыеры бар. Уртача савым – елына 4500 килограмм. Сөт базарында хәлләр яхшырса, малларны ишәйтүне дә күз уңында тоталар. Шулай ук елкычылык белән дә ныклап шөгыльләнергә исәп­ләре бар. Әлегә атлар санын арттыралар.

Рудольф Рәфкать улы терлекчелек белән иген­челекнең икесен аерым алып барырга ярамаганлыкны яхшы аңлый. Алар бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә тора. Бу хакта илебезнең агрономиясенә нигез салучыларның берсе Андрей Болотов XVIII гасырда ук әйткән.

Хуҗалыкта кәҗә үләне үстерүгә зур игътибар бирелә. Аның төп өстенлеге күпьеллык, аксымга бай кузаклы культура булуда түгел, ә үләннең яфрагы сабагыннан коелмыйча кибүендә. Чөнки тукранбаш, люцерна һәм башка үләннәр кипкәндә яфрак­ларының яртысы коелып бетә һәм сабагы гына кала. Ә кәҗә үләне яфрагы белән бергә кипкәч, мал азыгының туклыклылыгы бермә-бер арта. Шуңа күрә Рудольф Рәфкать улы бу куль­тураны чәчү мәйданын арттыра һәм сенаж салуда куллана.

Бу хуҗалыкта сенажны төреп хәзерләүне хуп күрәләр. Сенажны хәзер­ләгәндә бу мал азыгы силоска әйләнә. Билгеле булуынча, аңарда туклыклылыкны киметүче кислота җыела. Төрелгән сенажда бу проблема булмый. Мал азыгы полиэтилен пленкада төрелеп саклана. Болай эшләгәндә мал азыгының сыйфаты югары, эш барышы отышлы була. 4-5 “МТЗ” тракторы, 5-6 кешедән торган бер бригада көненә 25-30 тонна мал азыгы хәзерли ала.

– Хезмәт җитеш­терү­чәнлеген күтәрү – хуҗалык үсеше өчен бердәнбер юл, – ди Рудольф Рәфкать улы.

Авылда кадрлар мәсь­әләсе, әлбәттә, бар. Шулай булуга карамастан, “Агро-М” хуҗалыгында бердәм һәм тырыш коллектив эшли. Сыер абзарларында савым линияләре сузылган. Мал азыгын тарату механикалаштырылган, бер механизатор дүрт мал караучыны алыштырган. Сыерларны көтүлектә электр чыбыклары белән уратып алынган мәйданнарда йөртәләр.

Күптән түгел үткәрелгән “Басу көне-2018” семинарында республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү­ мөһимлеген ассызыклады.

– Дөньякүләм стандарт – мең гектар сөренте мәй­данга дүрт кеше. Дүрт кеше сөрә, чәчә, ашлама кертә, тәрбияли, уңышны җыеп ала. Шушы стандартка омтылырга кирәк. Бу күрсәткечләргә якынлашкан хуҗалыклар да бар. Хезмәт җитеш­терүчән­легенең күтәрелүенә дә омтылырга кирәк, – диде республика Башлыгы.

Рудольф Шәрәфетдинов нәкъ шушы принципка таянып эш итә дә инде.

Җитәкченең хезмә­тендәге уңышлары гаилә­дәге тынычлык белән дә бәйле. Хатыны Айгөл – иренең уң кулы, киңәшчесе. Алар Богдан һәм Мирослав исемле уллар тәрбиялиләр. Алар да әтиләре кебек җир эшен яратучы, яңа техно­логияләр һәм фикерләр кулланып, ныклы адымнар белән алга баручы кеше­ләр булып үсәр дигән өмет бар.

 

Рәзит НУРЛЫГАЯНОВ, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы.

 

 

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей