Аграрийлар өчен язгы кыр эшләре килеп җитте

Игенчелектә сыйфатлы орлыклар һәм минераль ашламалар куллану  мөһим фактор булып тора. Узган ел 6,4 мең тонна орлык салынган. Бүгенге көндә элита сортлы орлыклар – 110 тонна, беренче репродукцияле орлыклар – 230 тонна, кукуруз орлыгы – 20 тонна сатып алынган. Җаваплылыгы чикләнгән “Курган орлык агрокомплексы” җәмгыятенең һәм “Утятская” җитештерү базасында булган 340 тонна “Боевчанка” һәм “Омск – 36” сортлы бодай орлыкларын сатып алу турында килешү төзелде. Шулай ук югары уңыш алуда минераль ашламалар куллану да мөһим роль уйный. 2021 елда 1080 тонна ашлама сатып алынган булса, 2022 елга 1200 тонна планлаштырылган иде. Әлеге вакытка шуның 1043 тоннасы сатып алынган. “Колос” хуҗалыгы – 400 тонна, “Гайфутдинова” крестьян-фермер хуҗалыгы – 300 тонна, “Победа”– 223 тонна, “Габдуллин” крестьян-фермер хуҗалыгы һәм “Салават” – 20 тонна,  “Диярова”, “Гыйльмаутдинов” – 15 тонна, “Якупов” хуҗалыгы – 7,0 тонна, “Зарипов” – 5 тонна, “Фәйзуллин”– 3 тонна җир сые алганнар. Минераль ашламалар график нигезендә кайта. 2022 елда безнең район буенча чәчү мәйданнары структурасы нигезендә бөртекле һәм кузаклы культураларның планлаштырылган күләме 35 мең гектар (узган ел белән чагыштырганда 2,5 мең гектарга күбрәк), рапс 1800 гектар (210 гектарга күбрәк), кукуруз 1300 гектар (360 гектарга күбрәк) тәшкил итәчәк. 2022 елда 2900 гектар мәйданлы файдаланылмый торган сөрү җирләре әйләнешкә кертеләчәк. 
2021 елгы корылыкның вакытында туңга сөрелгән җирнең яхшы уңыш алуга күбрәк гарантия бирүен тагын бер кат күрсәтте. Район хуҗалыклары 2022 елгы чәчү өчен 22 мең гектар мәйданда туңга сөрделәр, бу узган ел белән чагыштырганда 3 мең гектарга күбрәк. Җиде мең гектарда көзге культуралар чәчелгән (узган ел белән чагыштырганда 1,6 мең гектарга күбрәк). Чәчүлекләрнең торышы яхшы.
Чәчү вакытында һәр көн һәм сәгать исәптә, шуңа күрә басуларда техниканың төгәл, өзеклексез эшләве бик мөһим. Бүгенге көндә район хуҗалыкларында 176 трактор,  114 чәчү машинасы, 5 чәчкеч,  9 чәчү комплексы, әзерлек сызыгында тора. Агросәнәгать комплексын үстерүдә техника һәм җиһазлар паркын яңарту мөһим мәсьәләләр булып тора. Бу юнәлештә район өченче ел яхшы темплар белән алга бара. 2021 елда район хуҗалыклары 180,4 миллион сумлык 54 берәмлек техника һәм җиһазлар сатып алган. Шул исәптән  Росагролизинг программасы буенча 15 берәмлек техника һәм җиһазлар алынды. 2022 елның 1 кварталында 10 берәмлек техника сатып алынды. Бу программа буенча Ленин хуҗалыгы “Вектор – 410” ашлык җыю комбайны һәм “Хәлилов” крестьян-фермер хуҗалыгына СЗ –5.4 чәчкеч кайтты. Язгы кыр эшләрен башкару өчен ягулык-майлау материалларының исәп-хисап ихтыяҗы 550 тонна тәшкил итә, хәзерге вакытта 300 тонна бар. Бүген чәчү кампаниясе башында район аграрийлары алдында кырларда дым туплау һәм саклау, моның өчен язгы агротехнология эшләрен вакытында башкарырга кирәк кебек төп бурыч тора.
Хәлил Минһаҗев,
 авыл хуҗалыгы идарәлегенең баш агрономы.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей