Аграрийлар 1,9 миллиард сумлык техника сатып алган
16 мая 2022
Чәчү кампаниясе башланыр алдыннан Русия Хөкүмәте аграрийларга ярдәмне киңәйтте. Шулай итеп, федераль бюджеттан бөртеклеләр җитештерүчеләренә 10 миллиард сум акча бүленгән. Кризиска каршы чаралар пакеты кабул итү нәтиҗәсендә, республикада язгы кыр эшләренә федераль һәм республика бюджетларыннан 2 миллиард 634 миллион сум юнәлтеләчәк. Бу узган ел дәрәҗәсеннән 500 миллион сумга күбрәк.
«Бу карарларның һәркайсы илнең азык-төлек хәвефсезлеген тәэмин итү өчен зур әһәмияткә ия. Кешеләргә үзебезнең сыйфатлы продуктларны сайлау мөмкинлеге булырга тиеш», - диде Премьер-министр Михаил Мишустин.