“А7Агро РБ” җәмгыятендә туңга сөрүдә өлгер эшлиләр

 

“А7Агро РБ” җәмгыяте Балтач филиалы   авыл хуҗалыгы техникасы  паркын “Версталь” төрендәге яңа трактор тулыландырды.

 

“А7Агро РБ”  җәмгыяте   басуларында тракторлар гөрелтесе  тәүлек әйләнәсенә тынып тормый. Көннәрне с алкынайтып, җирләрне туңдырганчы игенчеләргә басуларны сөреп калырга өлгерергә кирәк.  Җир эшкәртү ике сменада оештырылган.

--Эшне ахырына якынлаштырып киләбез инде. Әле менә  авыл хуҗалыгы техникасы паркы “Версталь”  төрендәге куәтле трактор белән дә тулылангач, туңга сөрүне тизрәк төгәлләячәгебезгә  ышаныч тагын да артты,-- ди филиал директоры Рифат Хәйруллин, башкарылган эшләр белән таныштырып.

Бүген хуҗылак басуларын ике трактор иңли. Салават Хәмәтов һәм Марсель Заеров К-742 тракторын хезмәтләндерә.  Сменага егермешәр гектар җир сөрәләр.  Ә Илгиз Корбанов һәм Илгиз Хәбиров “Версталь”  тракторында эшлиләр.

 

 — Җирдә аны яраткан, хөрмәт иткән фидакарь кешеләр генә эшли ала.  Туңга сөрү фронтында көн, төн дә, ял көннәре дә юк,-- ди механизатор Салават Хәмәтов,  эшкә мөкиббән бирелүен белдереп.

 “Версталь”  тракторы җәмгыятькә моннан берничә көн элек кенә кайтарылды. Бәясе унбиш миллион сум тора.  Аның әйләнмәле, җиде төрәнле  сабаны да өч миллион сумлык.

“Версталь--” Канаданың бер компангиясе һәм «Ростсельмаш»ның берлектәге проект “җимеше”. Тракторның двигателе 370 ат көченә ия. Сигез төрәнле сабан белән бу трактор тапталып тыгызланган җирне дә бернинди авырлыксыз сөрә.

 “А7Агро РБ” җәмгыяте безнең төбәктә  дүрт мең гектардан артык мәйданда авыл хуҗалыгы кулҗтуралары игү белән шөгылҗләнә. Безнең районның аграр сәнагатҗҗ комплексына инвестор булып килгәненә быел өч ел тулды.  Басуларның өч мең гектары безнең районда урнашкан. Алтышар йөз гектар җирләре Борай, Бөре районнары җирлегендә.

Әлеге вакытта Борай районы җирлегендәге басуларны эшкәртәләр. Шулай ук уңыш нигезен ныгыту фронтында алдагы елда чәчү өчен орлык материалларын чистарту белән  шөгыльләнәләр
Әйе, җирдә аны яраткан, хөрмәт иткән фидакарь кешеләр генә эшли ала. Басуның да, ферманың да шимбәләре, якшәмбеләре юк.

Билгесез автор.

 

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей