230 хуҗалык ташламалы кредит алды

2022 елда Башкортстан Республикасы аграрийларына ташламалы кредитлар бирүгә 298 гариза хупланды, шуларның 228е кече хуҗалык итү формаларына туры килде. Төбәк фермерларына бирелгән ташламалы кредитларның гомум суммасы 2 миллиард сумнан артып киткән.
Агымдагы елда федераль бюджет Башкортстан АПКсын ташламалы кредитлауга 1,2 миллиард сумнан артык акча бирде. Акча вәкаләтле банкларга төп ставканы компенсацияләүгә киткән.
Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фәзрахманов билгеләвенчә, ташламалы кредитлар язгы кыр эшләрен финанслауның төп чыганакларыннан берсе булган, шул исәптән үсемлекчелек өлкәсендә эшләүче фермерлар өчен дә. Нәтиҗәдә, безнең аграрийларның әзерлеге яхшы, республикада чәчү кампаниясен яхшы темпларда алып барырга мөмкинлек биргән.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей