2022 елда Борайда физкультура-савыктыру комплексы файдалануга тапшырылачак

Башкортстан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров Борай районының Борай авылында яңа  ФСК төзелеше барышы белән танышты. Объект төзелеше «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» проекты кысаларында бара, ул 2021 елның маенда старт алды.

«Геострой» подрядчы оешмасы идарәчесе Рөстәм Хаҗиев билгеләвенчә,  беренче катта  көрәш, волейбол һәм баскетбол белән шөгыльләнү өчен уникаль заллар  урнашачак. Шулай итеп, мәйданчыкта көрәш өчен берьюлы дүрт келәм урнашырга мөмкин. Шулай ук ФСК киенү-чишенү бүлмәләре, сауна һәм душ бүлмәләре булган тренажер залы булдыруны күздә тота.   Комплекста буфет, кунакханә номерлары һәм массаж кабинеты булдырылачак.  Объектны  төзү 368 миллион  сумга төшәчәк. ФСКны  файдалануга тапшыру 2022 елның май ахырына планлаштырылган.

"Балтач таңнары"

 

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей