100 яшь - күңелле бәйрәм

         Күңелле вакыйга: Дүртөйле районында яшәүче Рәйсә Әхмәдуллина үзенең бер гасырлык юбилеен билгеләде. Истәлекле гомер бәйрәмендә аны котларга балалары, оныклары, якыннары белән бергә рәсми кешеләр дә - район хакимияте башлыгы Риф Йосыпов һәм Күккуян авыл биләмәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Хәлил Хаҗиев та килде.

           Район җитәкчесе әбигә Русия Президенты Владимир Путинның тәбрикләү открыткасын һәм чәчәк гөлләмәсе тапшырды.

           Юбиляр 1919 елның май ахырында Урманасты авылындагы ярлы крестьян гаиләсендә туган. Башлангыч мәктәпне - 4 сыйныф тәмамлый һәм күмәк хуҗалык фермасына эшкә бара. Авыр сугыш һәм сугыштан соңгы елларда аңа, күп кызлар кебек үк, урман кисәргә дә, торф яткылыкларында эшләргә дә туры килгән.

           1945 елның азагында күрше Күккуян авылы егете Әхмәтзыяга кияүгә чыга, аның белән 50 ел гомер кичерәләр, өч кызларын тәрбияләп үстереп, аякка бастыралар. Рәйсә апа гомер буе колхозда төрле эштә эшли - басуда чөгендер, мәк эшкәртә һәм һәрвакыт алдынгылар исәбендә була. Берничә ел дәвамында төзүчеләр бригадасы өчен икмәк пешерә. Кул эшләренә дә оста була - үз кызлары гына түгел, авылдашлары өчен дә бәйли, тегә. 1974 елда пенсиягә чыккач та күмәк хуҗалыкта берничә ел хезмәт сала.

           Ул һәрчак күтәренке күңелле, оптимист булуы белән аерылып тора. Ә оптимистлар озак яши диюләре хак сүз, күрәсең. Әйткәндәй, ул күзлексез бик яхшы күрә, яхшы ишетә дә. Юбиляр, балалары янына күчеп китүдән катгый баш тартып, үз йортында ялгызы гомер итә. Шушы авылда яшәгән ике кызы көн саен аның янына килә, бар эшләрендә дә ярдәмләшә.

Миләүшә Латыйпова, «Кызыл таң» гәзите.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей