Балтачта ана терлекләрне ясалма орлыкландыру технологлары белем арттырды
Балтачта хуҗалыкларның мөгезле эре ана терлекләрне ясалма орлыкландыру технологлары махсус курслар үтте
Терлекчелек тармагында малларны ясалма орлыкландыруның максаты продуктивлыкны күтәрү белән генә чикләнми. Ул малларны йогышлы авырулардан салау чарасы да. Мәсәлән, мөгезле эре терлекләрнең лейкоз авыруы, беренче чиратта, ана терлекләрнең табигый юл белән орлыклануы нәтиҗәсендә тарала.
Ә 2021 елга Россиядә лейкоз белән авыручы эре мөгезле терлек булган бер генә имин булмаган пункт та калырга тиеш түгел. Югыйсә,хуҗалыгында бер генә авыру хайван булса да, төбәк авыл хуҗалыгын үстерүгә каралган бернинди субсидия дә ала алмый. Кызганычка каршы, безнең район хуҗалыкларында да терлекләрнең лейкоз белән авыру дәрәҗәсе югары кала.
Ана терлекләрне ясалма орлыкландыру технологларын укытуны оештыруның максаты да нәкъ менә шул бурычны хәл итүгә юнәлтелде. Фермаларда ана терлекләрне тулысынча ясалма юл белән орлыкландыруга күчеп, билгеләнгән вакытка катлаулы бу авырудан арыну бурычы куела.
Ана терлекләрне ясалма орлыкландыруга багышланган киңәшмә-уку эшендә несел эше буенча "Башкирская" җәмгыяте генераль директоры Айдар Ильясов, көтүне яңарту белгече, ветеринария фәннәре кандидаты Мәгъсүм Рязяпов, көтүне яңарту буенча белгеч Зәбир Ахунов , ветеринария табиб-консультантлары Ринат Бәширов, Андрей Рубцов катнаштылар.
Семинарның практик өлеше Куйбышев исемендәге кооператив базасында узды. Биредә курслар үтүчеләр алган белемнәрен эш белән ныгыттылар. Сынауларны уңышлы тоткан технологларның барысына да эшләргә хокук бирә торган сертификатлар тапшырылды.
Билгесез автор.