Сыйфат өчен эшлиләр
«Гайфутдинова» крестьян-фермер хуҗалыгында малларның рационына аерым игътибар бирәләр. Ә төрле өстәмәләр белән баетучы хуҗалыкларда ит җитештерүне дә артуга ирешәләр.
Хуҗалык идарәчесе Рөстәм Шаһиәхмәтов сүзләре буенча, кышлату яхшы бара – мал азыгының бар төре дә җитәрлек. Биредә малларга кукуруз силосы ашатыла, бу исә витаминнарга бай иң яхшы мал азыгы буларак санала. Аннары инде фураж һәм салам ашаталар. Мал азыгына акбур, тоз кебек өстәмә концентратлар да кушалар.
Малларны дөрес һәм тулы рационлы ашатуга игътибарны арттыру ит юнәлеше буенча эшләүче хуҗалыкка нәтиҗәле табыш китерә.
Бүгенге көндә биредә 1500 баш токымлы мал асрала. Аларны терлекчеләр Рөстәм Хөсәенов, Фирдәвис Гатауллин, Рәфил Гайнанов, Ринаф Мөгаллимов, Руслан Попонин карый. Фидлот эчендә күп эш мехникалаштырылган. Мал азыгын тиешле кушымталар белән кушып бутап бирүче тагылмалы агрегатны әтиле-уллы Роберт һәм Рөстәм Зиннуровлар йөртә. Алар шушы җайланма нигезендә мал азыгы өстәленә ризыкны таратып чыгалар. Терлекләр көненә ике тапкыр ашатыла.
Авыл хуҗалыгы тармагында эшнең бер минутка да тукталып торганы юк. Кышларын басучылык белән шөгыльләнүче хуҗалыкларда да эшләр кайный, чөнки кыш – агымдагы ел уңышын кайгырту чоры да әле. Хуҗалыклар орлыкларын барлый, җитмәгәненә элиталы сортлыларны кайтарту хәстәрен күрәләр.
Әлеге хуҗалыкта да бу эш кайнап тора. 1600 гектар мәйданда көзге бодай, арыш, рапс, тритикале кебек культуралар чәчелеп калынган.
Уҗымнарның торышын контрольдә тоту елдагыча хуҗалык идарәчесе Рөстәм Шаһиәхмәтовка йөкләтелгән.
– Уҗым культураларының исән-имин кышлап чыгуында кар катламының биеклеге аеруча әһәмияткә ия. Хәзерге вакытта көзге культуралар чәчүлекләре яхшы хәлдә, – ди Рөстәм Мөнәвир улы.
Автор:Гульназ Хузина