Икмәге телеңне йотарлык

Ипинең ни дәрәҗәдә кадерле булуын сөйләп, аңлатып торасы юктыр инде. Минем дә әнкәем өй мичендә тәмле итеп, күпертеп икмәк пешерә иде. Аның хуш исе бөтен өйне баса, ә тәме телеңне йотарлык була иде. Тора-бара икмәк пешерү эше онытылды. Аны пешереп артык мәшәкатьләнеп тә торасы юк. Өй каршындагы кибеткә генә чыгып керәсең дә, инде өстәл түрендә җаның нинди тели, шундый ипи тора. 
Без яшь чакта ашаган ипекәйләр хәзер юк инде. Ашап туймаслык тәмле, туклыклы була иде ул. Күбрәк үзебез пешердек. Районга бер пекарня иде. Соңрак Борай райпосы пекарнясында да бик тәмле итеп ипи пешергәннәре истә. Район үзәгенә килсәк, ипи алмыйча кайткан булмады. Авыл кызы бит мин, нәнәй дә, әнкәй дә ипине үзләре сала иде. Безнең өлешкә дә тиде бу эш. Ипи пешерү бик мәшәкатьле булса да, иренми идек. Йөзе килсен дип, мичнең авызын калай белән каплап куя идек. Икмәкнең йөзе бераз кызара төшкәч, күмерне тагын җәеп җибәрә идек. Пешеп чыккач, ястыкка җәймә җәеп, аның өстенә сак кына ипекәйне куеп, өстен сөлге белән каплап, бик кадерләп суыта идек. Эх, хәзер боларны сагынып сөйләргә генә калды.
Шулай да, авылларга командировкага  йөргән чакта кайбер өйләрдә яңа гына пешкән икмәк исе сизелә. Беркөнне Сәет-Көрҗә авылына барырга туры килде. Авыл башында урнашкан йорт янына туктау белән танауга икмәк исе килеп бөркелде. Мин ике дә уйлап тормый шул өйгә таба юнәлдем. Биредә бик уңган гаилә яшәвен аңладым, чөнки ихата тулы мал-туар, техника һәм тәртип күзгә ташланды. Раушания һәм Рәлиф Солтангалиевлар үзләренең өйләрендә икмәк пешерү миче куеп, тәмле камыр ризыклары белән Сәет-Көрҗә авылы халкын тәэмин итәләр икән. Солтангалиевларның өйләренә килеп керүгә, борынны күңелгә шундый якын булган бераз гына әчкелтем-баллы икмәк исе назлады. Раушания апаның йөгерә-йөгерә икмәкне мичтән чыгарган вакытына туры килгәнбез икән. Бөтен өйне икмәкнең хуш исе чорнап алган, әйтерсең лә балачак иленә кайткандай булдым.  Хуҗабикә формаларда күпереп пешкән икмәкләрне берәм-берәм алып бушатты, берничә таба бәрәңге шәңгәсе, пиццалар да өстәлдә үз урыннарын тапты.
Раушания апа, сез икмәк кенә түгел, камыр ризыклары да әзерлисез икән, дигән сорауга ул, елмаеп: «Гомумән, авылда олы буын вәкилләре яши. Күбесе үзе пешерә алмый, район үзәгенә кибеткә барып йөререгә ара да ерак. Шуңа күрә мин заказ буенча пешереп куям да, тормыш иптәшем Рәлиф җылы килеш итеп бирә», – дип җаваплады. 
Раушания апа бу эшкә егерме ел элек тотына. Аңарчы мәктәптә җыештыручы булып эшли. Мәктәп ябылгач, кая барырга, ни эшләргә дигән сорау белән бик озак кыешып тормый: тормыш иптәше ярдәме белән өйләренең бер ягында кибет ачалар. Аннары инде икмәк сала башлый. Менә шулай егерме елдан артык гомер узганын сизми дә кала. «Эшне башлап җибәргәндә кызым Регина, улым Руфат һәм дә инде тормыш иптәшем, олы таянычым Рәлиф һәрвакыт булыштылар. Иң беренче ун данә генә икмәк пешереп, кибеткә сатуга чыгарып карадым. Авылдашлар бик яратып алдылар. Шуннан ихтыяҗ арткач, көненә йөзәр данә сала башладым. Бигрәк тә җәй көннәрендә икмәк әйбәт үтә. Кайтучылар күп. Безнекеннән башка кибет юк авылда. Һәр сатып алучы иртә белән үзенең кирәк-ярагын алырга дип безгә ашыга. Аллага шөкер кулдан килгәнчә тырышабыз. Камыр ризыкларын кем нәрсә тели, шуны пешереп бирәм, – ди Раушания. – Ипи пешерү җиңел эш түгел – камыр басар өчен куллар көчле булырга тиеш. Өйгә ипи исе таралгач, шундый рәхәт. Үзебез генә түгел, кунаклар да, авыл халкы да бик яратып ипи ашый бездә. Әле күчтәнәчкә дә сорап алалар. Бер танышым: «Хатын-кыз өйдә ипи пешерсә, башка бер эш эшләмәсә дә ярый», – дип әйтә. Ипи пешерү өйдә тудырган үзгә бер атмосфераны, җылылыкны, ипи исен, гомумән, ипи пешерү процессын яратам мин».
Раушания апа ипине бары тик яхшы азык-төлектән генә сала.
– Дәүләт стандартлары буенча онның яхшысы югары сорт дип санала. Ләкин мин беренче сортны кулланам, чөнки югары сортны бик нык эшкәртәләр, аның файдалы матдәләре калмый инде. Яңа гына тегермәннән чыккан он яхшырак инде. Шуңа яратып алалар, – ди Раушания ханым.
Күп итеп ипи пешерүенә карамастан, аны бер дә әрәм итми хуҗабикә. Үзе пешергән ипидән пюре-ашлар өчен сохарилар да киптерә, тостлар, бутербродлар да ясый.
– Иписез тамак туймый минем, – ди гаилә башлыгы Рәлиф абый. Һәм дөрес әйтә. Шулай бит?
Гөлназ Хуҗина.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей